Владимир Путин һәм Рөстәм Миңнеханов «ТАНЕКО»да автобензиннар буенча яңа җитештерүгә старт бирделәр

12.02.2019

Бүген Иннополиста Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов видеоэлемтә  форматында Түбән Кама «ТАНЕКО» нефть эшкәртү комплексында автобензиннар буенча яңа җитештерүгә старт бирү тантанасында катнаштылар. 

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә,яңа җитештерүнең проект куәте елына  1,1 млн тонна. Проект хакы – 19 млрд. сумнан артык. «Бу иң заманча завод, монда бернинди өстәлмәләрсез югары сыйфатлы ягулык җитештерелә», - диде Татарстан Президенты. 

Дәүләт башлыгы искәрткәнчә, ул үткән елның гыйнварында «ТАНЕКО»да яңа җайланманы эшләтеп җибәрүдә катнашкан булган. «Бу – республика икътисадый тормышында зур яхшы вакыйга һәм тулаем ил өчен эшләүнең уңай нәтиҗәсе. Компаниянең мондый темплар белән үсүе шатландыра. Мин сезне котлыйм. Әлбәттә, тагын бер заводны эшләтеп җибәрүдә рәхәтләнеп катнашам», - сдиде Владимир Путин. 

Нефть эшкәртү тармагында эре федераль проектны гамәлгә ашыруның барышы турында «Татнефть» ГАҖ генераль директоры Наил Маһанов чыгыш ясады. Ул хәбәр иткәнчә, Түбән Кама мәйданчыгында яңа технологик буын нефть эшкәртү куәтләре булдырылган, аларның максималь эшкәртү тирәнлеге – 99%, ачык нефть продуктлары чыгышы – 83,64%. 

2018 елда АИ-92, АИ-95, АИ-98, АИ-100 эксплуатацион һәм экологик характеристикалы югары сыйфатлы товар бензины чыгару үзләштерелгән. Тәүлек саен «Евро-5» стандартына туры килүче 3 мең тоннадан артык  сыйфатлы ягулык чыгару планлаштырыла. 

«ТАНЕКО» проекты масштаблы социаль-икътисадый нәтиҗә биргән, комплекста 3,5 мең кеше эшкә урнаштырылган. 

Шулай ук Наил Маһанов «Татнефть» компаниясенең перспектив проектларны гамәлгә ашыру буенча киләчәк планнары турында да сөйләде. 

«Сез беләсез, федераль дәрәҗәдә без системалы рәвештә „Татнефть“  компаниясенә ярдәм күрсәтеп торабыз. Бу адреслы ярдәм сезнең ресурс базагыз үзенчәлегенә бәйле. Бу ярдәмнең нәтиҗәле булуы миңа бик ошый, шул исәптән сезнең хезмәт аркасында да. Мин сезне „Татнефть“ компаниясе нәтиҗәләре белән, аерым алганда, әлеге проектны гамәлгә ашыруыгыз белән котлыйм», - диде Владимир Путин. 

Аннары автобензинны сәнәгати төяп җибәрүгә рәсми старт бирелде. 

Искәртәбез, Владимир Путин Татарстанда эш сәфәрендә. Иннополис ИТ-шәһәрендә дәүләт башлыгы Россия Федерациясе Дәүләт Советы Президиумының халыкның тормыш шартларын яхшырту һәм уңайлы шәһәр тирәлеге формалаштыру мәсьәләләренә багышланган күчмә утырышын уздырды.   


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.