Владимир Путин: Татарстанның өлеш кертеп торак төзүдә алданганнар проблемаларын хәл итүдә уңышлы тәҗрибәсе бар

12.02.2019

Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Россия Федерациясе Дәүләт Советы Президиумы утырышын ачты. Чара Иннополиста уза. Анда  Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнаша.   

Бу минутларда очрашуда катнашучылар субъектлар башкарма хакимияте  органнарының халыкның тормыш шартларын яхшырту һәм уңайлы шәһәр тирәлеге формалаштыру эше турында фикер алышалар.   

Чыгышында Владимир Путин өлеш кертеп торак төзүдә алданганнар темасын күтәрде. Ул билгеләп үткәнчә, хәзер илдә миллионнан артык өлеш кертеп торак төзү шартнамәләре эшләп килә. РФ Президенты аларны тулысынча гамәлгә ашыруны, шулай ук өлеш кертеп торак төзүдә алданганнар хокукларын яклауны тәэмин итәргә өндәде.  

«Мин федерация субъектлары җитәкчеләренә мөрәҗәгать итәм: һичшиксез, кешеләрнең бу проблемасын хәл итүне сузарга ярамый. Алар бездән үз вакытында башкарылган актив һәм нәтиҗәле гамәлләр көтәләр. Мондый уңышлы эш тәҗрибәсе бар, Татарстанда. Бу практикаларны үзегездә кулланырга, яңа нәтиҗәле чаралар тәкъдим  итәргә кирәк», - диде дәүләт башлыгы. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.