РФ Президенты Владимир Путинны Иннополис проекты үсеше белән таныштырдылар

12.02.2019

Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин иң яшь ИТ-шәһәр Иннополиска халык тормыш шартларын яхшырту һәм уңайлы шәһәр тирәлеге булдыру буенча Россия Федерациясе Дәүләт Советы Президиумының киңәйтелгән утырышын уздыру өчен килде. Дәүләт башлыгын Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов озата йөрде. 

Утырыш алдыннан ТР Премьер-министры урынбасары - мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов Владимир Путинга Иннополис проекты турында сөйләде. Аның сүзләренчә, ИТ-шәһәрне кыска вакытта төзеделәр: 2012 елда нигезгә еренче таш салныды, ә инде 2015 елда шәһәрне рәсми рәвештә ачтылар. Бүген Иннополиста 4 меңнән артык кеше яши, алар Россиянең 50 регионыннан һәм 30 илдән килде. Шәһәр ачылудан башлар биредә 113 бала туды. 

Роман Шәйхетдинов "Иннополис" махсус икътисадый зона һәм Попов ис. технопарк турында да хәбәр итте. Анда бүген 100гә якын комплания эшли, 2 меңнән артык эш урыны булдырылган. МИЗда хезмәт хакы 65 мең сумга җитә. 

ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры хәбәр иткәнчә, шәһәр үзәге - Иннополис университеты. Ул абитурентларның БДЭнан уртача баллары буенча Россиядәге техник вузлар арасында икенче урында, вузларның гомуми рейтингында җиденче урында. Шул ук вакытта база белем программасы бюджеттан түгел, ә иганәче предприятиеләр тарафыннан финанслана. 

Роман Шәйхетдинов Владимир Путинга Университетның чит илләрдән килгән хезмәткәрләренә Россия гражданлыгын алу процедурасын гадиләштерүне сорап мөрәҗәгать итте. Аның сүзләренчә, бүген цифрлы икътисад чорында Татарстан ИТ белгечләрне әзерли белән һәм аларны якын һәм ерак чит илләрдән ничек җәлеп итәргә икәнен дә белә, ә федераль хөкүмәт ярдәме белән масштаблырак та гамәлгә ашыра ала. Иннополисны сафка кертү планында халык санын 150 меңгә җиткерү карала. 

Министр сүзләренчә, кызганычка каршы, илдә бер юнәлеш буенча эшләүче үсеш институтларына, әйтик ИТ буенча, дәүләт ярдәм чараларының унификацияләнгән алымы юк. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте.