Рөстәм Миңнеханов РФ илкүләм гвардиясе гаскәрләренең җыр һәм бию академия ансамбленең хәйрия концертында булды

08.02.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда Салих Сәйдәш исеендәге ДЗКЗда Россия Федерациясе илкүләм гвардиясе гаскәрләренең җыр һәм бию академия ансамбленең хәйрия концертын карады. 

Россия Федерациясе илкүләм гвардиясе гаскәрләренең җыр һәм бию академия ансамбленең хәйрия концертлары Татарстанның Чалы, Түбән Кама һәм Әлмәт шәһәрләрендә 2  февральдән 8 февральгә кадәр барачак.

Ансамбль 1973 елда оешкан. 1985 елдан җитәкчесе – Россияең халык артисты, генерал-майор Виктор Елисеев.

Ансамбльнең концерт эшчәнлеге илкүләм гвардия гаскәрләре хәрби хезмәткәрләрендә милли горурлык хисе һәм патриотизм тәрбияләүгә юнәлгән.   


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.