Рөстәм Миңнеханов Ростехнадзорның Идел буе идарәсенең йомгаклау киңәшмәсендә: Сәнәгать иминлеге мәсьәләләре республикада элеккегечә үк аерым контрольдә тора

07.02.2019

2018 елда Ростехнадзорның Идел буе идарәсе таләпләренә сәнәгать иминлеге экспертизасы өчен җавап бирүче тикшерелгән оешмаларның биштән бере генә туры килә. Бүген бу хакта Федераль экологик, технологик һәм атом күзәтчелеге хезмәте (Ростехнадзорның) Идел буе идарәсе җитәкчесе Борис Петров хәбәр итте.

Киңәшмә ведомствоның 2018 елдагы эш йомгакларына һәм 2019 елга бурычларына багышланды.

Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды.

Интернет челтәрендә киңәшмәнең турыдан-туры трансляциясе оештырылды. Видеоконференцэлемтә режимында киңәшмәдә Татарстан Республикасы муниципаль районнары, шулай ук Марий Эл Республикасы, Чуаш Республикасы катнашты.

Киңәшмәдә Федераль экологик, технологик һәм атом күзәтчелеге хезмәте (Ростехнадзор) Җитәкчесе Алексей Алешин, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Борис Петров хәбәр иткәнчә, нефть химиясе тармагы объектларында иң күп аварияләр «Нижнекамскнефтехим»да теркәлгән. 2015 елдан алып анда 7 авария очрагы булган. Сәбәпләрнең берсе – хезмәткәрләрнең  квалификациясе җитмәү һәм җитештерү контроленең начар эшләве.

Борис Петров билгеләп үткәнчә, нефть химиясе тармагы объектларында күп аварияләр җитештерүне эшләтеп җибәргәндә йә аларны ремонттан чыгарганда килеп туа.

Предприятиеләрдә аварияләрне тикшергәндә ведомство еш кына сыйфатсыз сәнәгать экспертизасы очракларына тап була.

Федераль экологик, технологик һәм атом күзәтчелеге хезмәте (Ростехнадзор) Җитәкчесе Алексей Алешин билгеләп үткәнчә, 2018 ел йомгаклары буенча Ростехнадзор Татарстан территориясендә барлык күзәтчелек төрләре буенча да аварияләр саны кимүен теркәгән.

Ростехнадзор Җитәкчесе Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка республикада сәнәгать иминлегенә игътибар өчен рәхмәт белдерде.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, сәнәгать иминлеге мәсьәләләре республикада элеккегечә үк аерым контрольдә тора.

«Сәнәгать иминлеге – төп мәсьәлә икәнне без аңлыйбыз. Шуңа күрә бүген бар эшләр дә булган таләпләрне һәм нормаларны исәпкә алып гамәлгә ашырылырга тиеш», – дип йомгак ясады Татарстан Президент


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина. "Татар-Информ" МА материаллары файдаланылды