Рөстәм Миңнеханов Федераль экологик, технологик һәм атом күзәтчелеге хезмәте җитәкчесе Алексей Алёшин белән очрашты

07.02.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Федераль экологик, технологик һәм атом күзәтчелеге хезмәте җитәкчесе Алексей Алёшин белән очрашты.

Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды. Яклар экологик, технологик һәм атом күзәтчелеге өлкәсендә киләчәк хезмәттәшлек мәсьәләләре, Ростехнадзорның Идел буе идарәсенең оператив эшчәнлегенә кагылышлы башка мәсьәләләр турында фикер алыштылар.

Алексей Алешин Казанга Федераль экологик, технологик һәм атом күзәтчелеге хезмәтенең Идел буе идарәсенең киңәйтелгән утырышында катнашу өчен килде.

Шулай ук бүген Ростехнадзор җитәкчесе катнашында "2018 елда Татарстан Республикасының кече нефть компанияләре эшчәнлеге йомгаклары һәм 2019 елга бурычлар турында" кече нефть компанияләре җитәкчеләре белән киңәшмә уза. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.