Минтимер Шәймиев Казанда полилингваль белем бирү комплексы концепциясе буенча киңәшмә уздырды

06.02.2019

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” республика фондының Попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев Казанда полилингваль белем бирү комплексы концепциясе буенча киңәшмә уздырды.

Киңәшмә башланганчы Минтимер Шәймиев кичә инглиз телен тирәнтен өйрәтә торган 165 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә алган тәэсирләре белән уртаклашты, бу мәктәп Казанда полилингваль белем бирү комплексын булдыру өчен төп мәктәп буларак сайланган.

ТР Дәүләт Киңәшчесе уку йортының эшчәнлеге белән танышты, укучылар белән аралашты, рус һәм татар телләре дәресләрендә булды. Язучы Аяз Гыйләҗев һәм генерал А.Бичурин музее экспозицияләрен карады. Экскурсияне балалар үзләре рус, татар һәм инглиз телләрендә алып бардылар.

“Бу мәктәптә балалар нинди телдә сөйләшергә дип уйлап та тормыйлар. Заманча мәктәп менә шундый булырга тиеш”,- дип билгеләде Минтимер Шәймиев.

“Без мәктәпне  “Адымнар - белем һәм бердәмлеккә юл” дип очраклы рәвештә генә атамадык”, - дип ассызыклады ул. - Күп милләтле Россия өчен бу белем аша – бердәмлеккә - бу проблеманы хәл итүгә акыллы юл”.

Казанда полилингваль белем бирү комплексы концепциясен 165 нче мәктәп директоры Айдар Шәмсетдинов тәкъдим итте.

ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, ТР мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов, КФУ ректоры Илшат Гафуров, ТР Фәннәр академиясе президенты Мәгъзүм Сәлахов, “ТИСБИ” идарә университеты ректоры Нэлла Прусс, “Казанның халыкара мәктәбе” директоры Нияз Гафиятуллин,  “2 нче лицей-интернат” директоры Ирек Ризванов, Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе урынбасары Айрат Фәйзрахманов, “Бала-сити” автоном коммерциячел булмаган оешманың Күзәтчелек советы рәисе Динар Насыйров концепция буенча үзләренең тәкъдимнәрен керттеләр.

Киңәшмәдә шулай ук ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары, “Яңарыш” республика фондының башкарма директоры Татьяна Ларионова, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары Олег Глебов, Казан шәһәре Мәгариф идарәсе башлыгы Илнар Һидиятов, “ТР Министрлар Кабинеты каршындагы ТР икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге” директоры Алевтина Кудрявцева катнашты.

 


ТР Президенты матбугат хезмәте