Рөстәм Миңнеханов "20.35" илкүләм технологик инициатива университеты генераль директоры Василий Третьяков мәгариф өлкәсендә хезмәттәшлек мөмкинлекләре турында сөйләште

29.01.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "20.35" илкүләм технологик инициатива университеты генераль директоры Василий Третьяков белән очрашты. 

Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды, анда шулай ук ТР Премьер-министры урынбасары - мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, ТР Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов, ТР Президенты ярдәмчесе Альберт Нәфигыйн, Иннополис Университеты директоры Кирилл Семенихин катнаштылар. 

«20.35» университетын Стратегик инициативалар агентлыгы эшләтеп җибәрде, диде уку йорты җитәкчелеге вәкиле. Ул цифрлы иктисадта кешенең профессиональ үсешен тәэмин итә һәм компания лидерларын, глобаль базарларда эшләячәк белгечләрне, илкүләм технологик инициативалар катнашучыларын әзерләүгә юнәлдерелгән.

Очрашуда Татарстан белән «20.35» университетының мәгариф өлкәсендә хезмәттәшлек мөмкинлекләре турында фикер алыштылар. Университет белән илнең алдынгы вузлары хезмәттәшлек итәргә әзерлекләрен белдергәннәр: Санкт-Петербург һәм Мәскәү, Ерак Көнчыгыш федераль университеты, Фәнни оешмалар федераль агентлыгы һ.б.

Университетның үзенчәлеге - мәгариф оешмалары һәм цифрлы платформаларны, төрле вузлардагы иң яхшы курслар һәм белем бирү модельләрен кулланып, челтәрле прниципта эшләү.

Университетның эше 15 елга исәпләнгән. Югары уку йорты 2020 елда тулы көченә эшли башлый һәм 2035 елга кадәр эшләячәк.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.