Рөстәм Миңнеханов Идел буе төбәкара табигатьне саклау прокуроры Вениамин Селифанов белән очрашты

29.01.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Идел буе төбәкара табигатьне саклау прокуроры Вениамин Селифанов белән очрашты.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды, анда шулай ук Татарстан Республикасы Прокуроры Илдус Нәфыйков, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгат Сәфәров та катнашты.

Вениамин Селифанов күптән түгел билгеләп куелган Идел буе төбәкара табигатьне саклау прокуроры урныбасары Александр Гончарьны тәкъдим  итте.

Александр Гончарь Идел буе төбәкара табигатьне саклау прокуроры урныбасары итеп 2018 елның 27 декабрендә Россия Генераль прокуроры Юрий Чайка боерыгы белән билгеләп куелган. Элек ул Идел буе төбәкара табигатьне саклау прокуратурасының Саратов районара табигатьне саклау прокуроры булып эшләгән.  

Очрашуда яклар су ресурсларын саклау өлкәсендәге актуаль мәсьәләләр турында, шул исәптән Идел елгасының – илнең үзәк транспорт артериясенең су бассейннарыннан комплекслы файдалану һәм аларны саклау эше турында фикер алыштылар.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.