Татьяна Голикова, Рөстәм Миңнеханов һәм Саймон Бартли Казанда WorldSkills-2019га кадәр вакытны кирегә таба санау төймәсенә бастылар

24.01.2019

Россия Федерациясе Хөкүмәте рәисенең социаль сәясәт мәсьәләләре буенча урынбасары Татьяна Голикова, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм WorldSkills International башлыгы Саймон Бартли бүген Казанда Бауман урамында WorldSkills-2019 эшче һөнәрләре буенча 45 нче дөнья чемпионатына кадәр вакытны кирегә таба саный торган стелланы ачтылар.

«Без бүген WorldSkills-2019га 209 түгел, ә 200 көн калды дибез, чөнки шуннан башлап безгә кунаклар килә. Без аларны лаеклы каршы алырга, кунакчыллыгыбызны һәм гореф-гадәтләребезне күрсәтергә тиеш», - диде стеланы ачу тантанасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов.

Ул Россия Президенты Владимир Путинга һәм WorldSkills җитәкчелегенә республикага күрсәтелгән ышаныч өчен рәхмәт белдерде. Чарада катнашкан Татьяна Голикова хәбәр иткәнчә, 22-27 август көннәрендә Казанда эшче һөнәрләре буенча дөнья чемпионаты узачак.

«Бүгеннән башлап Казанга чемпионатта катнашу өчен беренче кунак килгәнгә кадәр вакыт исәпләнә. Россия Хөкүмәте һәм илебез эшче һөнәрләргә бик зур игътибар бирә», - - дип билгеләп үтте ул.

WorldSkills International президенты Саймон Бартли Казанның үзәк урамында җыелган яшьләргә Татарстан башкаласына WorldSkills чемпионатын үткәрү хокукы бирелгәннән соң 1264 көн узуын искәртте. 

Искәртәбез, Казанда узачак WorldSkills Competition һөнәри осталык стандартлары буенча дөнья чемпионатында 60 илдән 1,6 меңләп конкурсант катнашачак, алар 56 компетенциядә ярышачак.


ТР Президенты Матбугат хезмәте. "Татар-Информ" МА материаллары кулланылды.