Татьяна Голикова һәм Рөстәм Миңнеханов «Казань Экспо» һәм WorldSkills авылында булды

24.01.2019

Бүген Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Татьяна Голикова һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда быел август аенда узачак WorldSkills һөнәри осталык буенча дөнья чемпионаты объектларын карадылар. 

Чемпионаттагы ярышларның төп мәйданчыгы "Казан Экспо" халыкара күргәзмә үзәге булачак. Объект аэропорт янында урнашкан һәм аның белән ябык йөрү юлы белән тоташкан. Татьяна Голиковага хәбәр ителгәнчә, объектның уңайлы урнашуы логистикага һәм оештыруга чыгымнарны киметүне мөмкин итә, аерым алганда кирәкле җиһазларны илтүгә чыгымнарны киметә. 

РФ вице-премьеры комплексны карады: күргәзмә павильоннарын, 3 мең кешелек конгресс-холлны, 600 кешелек конференц-залны. Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, Казанда май аенда узачак "Яшь профессионаллар" (WorldSkills Россия) илкүләм чемпионат кысаларында мәйданчыкны тикшереп булачак. 

Шуннан Татьяна Голикова WorldSkills авылында булды (хәзерге Универсиада авылы). Биредә чемпионатның 5 мең катнашучысын һәм эспертларны урнаштыру карала. Бөтен бүлмәләр дә кондиционерлар, янгынны сүндерү системалары, Интернет белән җиһазландырылган була. 

РФ вице-премьерына хәбәр ителгәнчә, инфраструктура бик җайлы һәм комплекс эчендә бөтен көндәлектә кирәкле хезмәт күрсәтүләр бар: мәгълүмат үзәге, аптека, супермаркет, банк, почта бүлеге, поликлиника. Ашату үзәгендә рус, татар, Европа һәм Азия ризыклары, хәләл ризык тәкъдим ителәчәк. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.