Наил Вазыйхов Кама Тамагы районы башлыгы булды

24.01.2019

Татарстан Республикасының Кама Тамагы районы советы район башлыгы Павел Лохановның вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатты.

Бу хакта бүген  Кама Тамагы районы советының чираттан тыш сессиясендә мәгълүм булды.

Совет утырышында Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

Татарстан Премьер-министры искә төшергәнчә, Павел Лоханов дүрт ел дәвамында Кама Тамагы районын җитәкли. Бу елларда район эшчәнлегенә кагылышлы бик күп мәсьәләләр хәл ителә, районның социаль-икътисади үсешенә шактый өлеш кертелә.

Республика һәм федераль программалар кысаларында төзекләндерү, объектлар төзү, торакларны капиталь ремонтлау, автомобиль юллары төзү буенча төрле проектлар уңышлы башкарыла.

Бу елларда район үзәге генә түгел, ә авыл җирлегендәге торак пунктлар да яхшы якка үзгәрә.

Алексей Песошин шулай ук Татарстан Республикасы Президенты карарын укыды. Анда Павел Лохановка Кама Тамагы муниципаль районы үсешенә керткән өлеше өчен ТР Президенты рәхмәте белдерелә.

Моннан тыш, депутатлар Кама Тамагы муниципаль районы башлыгын сайлау турында мәсьәләне карадылар.

Кама Тамагы муниципаль районы башлыгы вазифасына Наил Вазыйхов тәкъдим ителде.

ТР Премьер-министры шулай ук билгеләгәнчә, Наил Вазыйховны районда беләләр.

Кама Тамагы районы советының чираттан тыш утырышы барышында депутатлар Наил Вазыйхов кандидатурасы өчен тавыш бирделәр.

Үз чиратында, Наил Вазыйхов ышаныч күрсәткән өчен республика җитәкчелегенә рәхмәт белдерде.

 


ТР Президенты матбугат хезмәте, Елена Бритвина.