Рөстәм Миңнехановка Татар авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтының авыл хуҗалыгы комплексы өлкәсендә яңа фәнни эшләнмәләрен тәкъдим иттеләр

19.01.2019

Бүген Татар авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты җитәкчесе Марсель Таһиров авыл хуҗалыгы тармагы нәтиҗәлеген арттыру өлкәсендә яңа фәнни эшләнмәләре турында хәбәр итте. 

ТР Хөкүмәте Йортында бөтен муниципаль берәмлекләр белән видеоконференцэлемтә режимында республика кидәшмәсен Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.  

Киңәшмә эшендә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты. 

Марсель Таһиров хәбәр иткәнчә, 2017 елдан институт яңа шартларда Россия Фәннәр академиясе Казан фәнни үзәгенең структура бүлекчәсе буларак эшли. Институт төп ике блок буенча хезмәт итә - Россия Федерациясе Фәннә һәм югары белем министрлыгының яңа дәүләт йөкләмәсе кысаларында фундаменталь тикшеренүләр алып бара һәм ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы линиясе буенча гамәли тикшеренүләр алып бара. 

"Россиядә 42 селекция үзәге бар. Безнең институт шулар арасында. Производствога гамәлгә кертеп эшләүче иң эре тикшеренү юнәлеше - селекция һәм орлыкчылык. Без селекцияне 15 культура буенча алып барабыз, орлыкчылыкны - 17 буенча. Барлыгы 160 сорт һәм гибрид булдырылды", - диде ул. 

Биш елда 46 сорт булдырылды, шуларның 24 се Дәүләт реестрында теркәлде, шуларның 22 се дәүләт сорт сынауларын уза. 

“Россиядә безнең сортлар чәчүлек мәйданнары буенча лидерлар унлыгына “Казанская 560” көзге бодай, “Радонь” һәм “Тантана” көзге арыш, “Раушан” арпасы керә”, - диде ул.

Марсель Таһиров ассызыклаганча, Татарстан куркынычлы игенчелек зонасында. Тиз темплар белән җылыта бара. Йөз еллыкта климатның төп күрсткечләре үзгәрде: уртача еллык температура күтәрелде, нәтиҗәле температуралар берлеге, явым-төшем күләме артты. Шуңа күрә шул шартларда үсә алырлык сортлар кирәк. 

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, заманча шартларда авыл хуҗалыгында сыйфатлы терлек азыгы һәм орлык материалларын булдыру өлкәсендә яңа фәнни эшләнмәләрне булдыру һәм гамәлгә кертү әһәмиятле урында тора. "Без климат ничек үзгәргәнен күрәбез. Ел саен без корылык булыр дип куркабыз. Я без сугаруны сайлыйбыз, я корылыкка каршы торарлык сортлар булдырабыз. Әлеге мәсьәләләргә тиешенчә игътибар итмәсәк, эштә максималь нәтиҗәлеккә ирешеп булмый", - диде ул. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.