Татарстан Президенты: Илһам Шакиров мәңгегә татар җыр сәнгатенең үрнәге булып калачак

18.01.2019

Бүген Казанда Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрында татар эстрадасының мәшһүр җырчысы, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Илһам Шакиров белән хушлаштылар. Мәрасимдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Алексей Песошин, ТР министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, иҗат бергәлеге вәкилләре катнашты. Хушлашыр өчен Россиянең төрле төбәкләреннән вәкилләр, шул исәптән Әстерхан өлкәсе делегациясе дә килгән иде.

Мәрасимне ТР Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының «Милли Шура» рәисе Васил Шәйхеразыев алып барды.  

Искәртәбез, татарның мәшһүр җырчысы, Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Шакиров Илһам Гыйльметдин улы 2019 елның 16 гыйнварында каты авырудан соң вафат булды. Аңа 83 яшь иде.

«Бүген без татар эстрадасының атаклы җырчысы Илһам Шакировны соңгы юлга озатабыз. Аның Аллаһы тәгалә биргән таланты һәм кабатланмас тавышы, моңы татар җырын бөтен дөньяга таратты. Мондый кешеләр турында, ул дөньяга бер мәртәбә генә килә дә мәңгегә истә кала, диләр. Илһам Шакиров татар җыр сәнгатенең мәңгелек үрнәге булып калачак», - диде Рөстәм Миңнеханов. 

Ул билгеләп үткәнчә, республикада бөек башкаручның исемен мәңгеләштерү буенча махсус программа кабул ителәчәк. Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, бер-ике айдан «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәге территорияендә 3 мең урынлык зур концерт залы төзелеп бетәчәк. Татарстан Президенты бу яңа ЗКЗна Илһам Шакиров исемен бирергә тәкъдим итте. 

Минтимер Шәймиев белдергәнчә, Илһам Шакировның вафаты - татар халкы өчен гаять зур югалту. Ул үзенең күп кырлы талантын тулысынча гамәлгә ашырды, башкару сәнгатенең бөек остасы булды һәм бик бай мирас калдырды, диде ТР Дәүләт Киңәшчесе.  

«Аның иҗаты аша безгә бик күп татар халык җырларын, бөек шагыйрләребезнең: „Кара урман“, „Тәфтиләү“, „Туган авылым“ һәм башка күп әсәрләрен килеп җитте. Безгә бу бөек шәхес турындагы истәлекне бик тырышып сакларга кирәк. Аерым алганда, Илһам Шакиров исемендәге фестиваль оештырырыга кирәк», - диде Минтимер Шәймиев. 

«Без аның белән бер чорда яшәвебез белән горурланабыз. Австралиядә, Финляндиядә, Германиядә – татарлар яшәгән бөтен илләрдә Илһам  Шакировны яраталар һәм хөрмәт итәләр. Аның турында китаплар язарлар, аның бай мирасын җентекләп өйрәнерләр», - диде РФ һәм Татарстанның халык артисткасы Зилә Сөнгатуллина. 

Мәрасимдә шулай ук Илһам Шакировның хезмәттәшләре, дуслары да чыгыш ясады. Васил Шәйехразыев республика җитәкчелеге исеменә килгән берничә кайгы уртаклашу телеграммасын укыды. 

Мәрасимнән соң артистны гадәттәгечә алкышлар белән озаттылар. Илһам Шакиров Казанда Яңа Татар Бистәсе зиратында җирләнәчәк.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.