Рәсми Татарстан сайтында Россия һәм Татарстанның халык артисты Илһам Шакиров белән хушлашу чарасының онлайн трансляциясе оештырыла

17.01.2019

Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы халык артисты Илһам Гыйльметдин улы Шакиров белән хушлашу чарасын иртәгә, 2019 елның 18 гыйнварында, 11.00 сәгатьтә М.Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театры бинасында уза.

Рәсми Татарстан сайтында хушлашу чарасының онлайн трансляциясе оештырыла.

Матәм чарасын Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразыев алып бара. 

Матәм чараларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Россия Федерациясе һәм ТАССР халык артисткасы Зилә Сөнгәтуллина һәм башкалар катанаша. 

Татар музыкаль мәдәниятының күренекле вәкиле, Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы халык артисты, Габдулла Тукай исемендәге Татарстан Республикасы Дәүләт премиясе лауреаты Казанда Яңа Татар бистәсе зиратында күмеләчәк. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.