Рөстәм Миңнеханов ТР Төзелеш министрлыгының йомгаклау коллегиясендә: Бездә 2020 елга планлаштырылган әһәмиятле объектлар күп, бигрәк тә социаль юнәлешлеләр

17.01.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетында узган ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының йомгаклау коллегиясендә катнашты. 

Ул ведомствоның 2018 елдагы эшчәнлеге нәтиҗәләре һәм 2019 елга бурычларына багышланган иде. 

Искәртик, Рөстәм Миңнеханов ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, КДАТУ ректоры Ришат Низамов белән Инжиниринг үзәгендә булдылар. ТР Президенты сүзләренчә, мондый үзәк, белгечләрне яңа технологияләр белән таныштыру, квалификацияләрен арттыру, заманча җиһазларда эшләргә өйрәнү өчен, дөрес юнәлеш. 

Ирек Фәйзуллин аңлатканча, үзәк предприятиеләр, партнер компанияләр исәбенә булдырылды. 

Татарстан Президенты шулай ук төзелеш объектларында куркынычсызлыкны тәэмин итү мәсьәләсенә игътибар итте. Ул исәкрткәнчә, әлеге мәсьәлә атна саен ТР Хөкүмәт Йортында уза торган республика киңәшмәсендә карала. 

Коллегиядә соңгы 5 елда төзелеш өлкәсендә бәхетсезлек очраклары 2,6 кат кимеде (57 дән 22 гә кадәр, шул исәптән үлем очраклары - 19 дан 9 га кадәр). 2018 елда булган 22 бәхетсезлек очрагыннан унбише юагырылыктан егылу нәтиҗәсе.

Әйе, күпмедер динамика бар, диде Рөстәм Миңнеханов, әмма бу мәсьәләне гел контрольдә тотарга кирәк. 

Татарстан Президенты шулай ук искәрткәнчә, республикада социаль объектларны төзү һәм капиталь ремонтлау өлкәсендә агымдагы елда 38 база һәм ике кыска сроклы программалар гамәлгә ашырылачак. Ләкин без перспективага эшләргә өйрәнмәдек, диде ул, моның өчен алдан проект-смета документларын әзерләргә, объектлар төзелеше өчен җир кишәрлекләрен алдан әзерләргә кирәк. "Безнең планлы объектлар өчен без өч еллык циклга чыксак, алдан документларны әзерли алсак, бу эштә безгә ярдәм итер иде", - диде Рөстәм Миңнеханов. 

Каты коммуналь калдыклар белән эш итү системасына күчү турында Рөстәм Миңнеханов искәртте: бу тарифлар артуы гына түгел - гомумән бөтен структура яңарырга тиеш. "Әлеге тема актуаль булып кала", - диде ул. 

Әлеге торак хезмәт күрсәтү коммунальгә әйләнде. Республиканың бөтен территориясендә кулланучылар өчен тарифлар үзгәрде - түләү кеше саныннан алыначак. Этаплап элек әлеге хезмәт кхрсәтелмәгән торак пунктларны каты коммуналь калдыклар белән эш итүгә күчерү көтелә.

Калдыкларны яндыру комплексы турына Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, аның Токиода шундый предприятиеләрнең берсендә булганы бар. Аның сүзләренчә, бөтен дөнья калдыкларны яндыру технологияләрен куллана. 

"Башка юл юк, - диде ул. - Кая без ул чүпне куячакбыз? Әйдәгез, күмик - нәрсә була инде? Бөтен республика чүплеккә әйләнәме? Шуңа да без, мин элек тә әйткәнчә, халыкара экологик экспертиза уздырабыз, бөтен яңа һәм соңгы технологияләр кулланылачак". 

Республика төзелеш комплексының мөмкинлекләре зур, диде алга таба Татарстан Президенты. Аның сүзләренчә, бүген мөһим бурычлар бар.  2020 елда ТАССР 100 еллыгын әзерләү һәм уздыру маскатыннан эш күп. Билгеләнгән вакытка ТАСС 100 еллыгына әһәмиятле объектлар ремонтланырга һәм төзелергә тиеш. 

Бездә 2020 елга планлаштырылган әһәмиятле объектлар күп, бигрәк тә социаль юнәлешлеләр, дип искәртте Рөстәм Миңнеханов. Эре объектларны реконструкцияләү бурычы да бар, ләкин гомумән бездә гаять зур төзелеш комплексы һәм торак-коммуналь хуҗалык комплексы, һәм иң әһәмиятлесе - шул өлкәләрдә хезмәт итүче кешеләр, үз һөнәрләре осталары. Татарстан Президенты төзелеш, ТКХ тармаклары хезмәткәрләренә рәхмәтен белдерде. 

Коллегия ахырында Татарстан Президенты лаеклы хезмәткәрләргә дәүләт бүләкләрен тапшырды. 

Шулай ук Рөстәм Миңнеханов «ТКХны реформлаштыруга ярдәм күрсәтү фонды» дәүләт корпорациясе генераль директоры Константин Цицинга "Дуслык" орденын тапшырды.