Рөстәм Миңнеханов Татарстан Прокуратурасының йомгаклау коллегиясе утырышында катнашты

17.01.2019

Бүген Казанда 2018 елда эш нәтиҗәләре һәм 2019 елга бурычларына багышланган Татарстан Прокуратурасының йомгаклау коллегиясе утырышы узды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Төп нотык белән Татарстан Прокуроры Илдус Нәфыйков чыгыш ясады. Ул хәбәр иткәнчә, прокурор вәкаләтләренең төп куәте хезмәт хакын вакытында һәм тулысынча түләттерүгә юнәлде. Нәтиҗәдә 23 мең хезмәткәр ярты миллиард сумга хезмәт хакы алды.  

Коммуналь хезмәт күрсәтүләр өлкәсендә бурычлар да җитди проблема булып кала. Газ өчен бурыч 447 миллион сумга җиткән, җылылык энергиясе өчен -   251 миллион сум һәм электр энергиясе өчен 50 миллион сумнан артык. Зеленодольскта, Бөгелмәдә, Әгерҗе һәм Югары Ослан районнарында хәлләр аеруча катлаулы. «Прокуратура тарафыннан Лаеш һәм Әтнә районнарында калдыкларны күмүгә тарифларны арттыру очраклары ачылды. Безнең протестлар канәгатьләндерелде, тарифлар үзгәртелде», - диде ТР Прокуроры.

Ул өлеш кертеп торак төзү проблемасына да кагылды. Бүген реестрда 20 күп фатирлы йорт бар. 2018 елда 2 проблемалы объект эксплуатациягә кертелгән.    

Прокурорлар эшкуарлык субъектларын яклау, эшлекле климатны һәм инвестицяләрне җәлеп итүне яхшырту өлкәсендә дә зур хезмәт башкардылар. Эшкуарлар хокукларын бозу буенча 1859 очрак тикшерелде. 2 мең нигезсез тикшерү кире кагылды.  

Прокуратура эшчәнлегенең тагын бер актуаль аспекты – коррупциягә каршы көрәш турында законнарның үтәлешен күзәтү. Прокурорлар тарафыннан 2800 хокук бозу очрагы ачылган, шулардан 900е – закон белән билгеләнгән чикләүләр һәм тыюлар. 1400 күрсәтмә чыгарылган.  

Йомгаклау сүзендә Рөстәм Миңнеханов берничә актуаль темага кагылды. Аерым алганда, ТР Президенты прокурорларны яшьләрне Интернет аша деструктив төркемнәргә җәлеп итүгә киртә куярга өндәде. Аның сүзләренчә, Татарстанда мондый төркемнәргә язылучылар саны арту күзәтелә. «Үткән ел йомгаклары буенча республика территориясендә криминаль тематикалы деструктив бергәлекләргә, радикаль фанатларга ихтыяҗ арткан», – диде Рөстәм Миңнеханов. 

Яшьләр аеруча радикаль юнәлешләр белән кызыксынганга күрә, кайбер сәяси оешмалар аларны санкцияләнмәгән акцияләргә җәлеп итәләр. «Мондый акцияләр дәүләт хакимиятен тотрыксызландыруга һәм милләтара ызгышлар китереп чыгаруга юнәлгән», – диде Рөстәм Миңнеханов.

Ул мондый тенденцияләргә аерым игътибар бирүне сорады.

Чыгышында ТР Президенты шулай ук билгеләп үткәнчә, 2018 елда Татарстанда 80гә якын террорчылык һәм экстремистик җинаять теркәлгән. «Халыкара дини экстремистик оешмаларда катнашучыларга һәм оештыручыларга карата җинаять эшләре кузгатылган. Хизб ут-Тахрир әл Ислами (Россиядә Югары суд карары белән тыелган) халыкара террорчылык оешмасында катнашучыларны җинаять кылуларына карата эзәрлекләү эше дәвам итә», – диде Рөстәм Миңнеханов.

Ул билгеләп үткәнчә, республика Прокуратурасы экстремистик характердагы мәгълүматны Интернетта һәм ММЧда таратуны кисәтү эшен дәвам итә.

Республикада социаль тотрыклылыкны саклап калу шартларыннан берсе - милләтара һәм диниара татулыкны һәм дуслыкны саклап калу, диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Президенты торак йортларда көнкүреш газы шартлауга бәйле вакыйгалар темасын да кузгатты. Ул прокурорлардан газ җайланмаларын тикшерүләр санын арттыруны үтенде.

«Тикшерүләр санын ешайтырга, идарәче компанияләр җаваплылыгын арттырырга кирәк. Минемчә, Прокуратура безгә бу эштә ярдәм күрсәтер. Таләпләр җитди булырга тиеш», – диде Рөстәм Миңнеханов. 

Азакта Татарстан Президенты республика Прокуратурасының аеруча тырыш хезмәткәрләренә бүләкләр тапшырды.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев. "Татар-Информ" МА материаллары кулланылды