Татарстан Россиянең инновацион регионнары рейтингында икенче урынны яулады

16.01.2019

Татарстан Республикасы Россиянең инновацион регионнары рейтингында икенче урынны яулады. Рейтинг нәтиҗәләре X Гайдар форумы кысаларында игълан ителде. Форум эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнаша. 

Россиянең инновацион регионнары рейтингы 29 индикатор буенча төзелә. Өч төп блок - фәнни тикшеренүләр һәм эшләнмәләр, инновацион эшчәнлек һәм инновацион эшчәнлек өчен икътисадый шартлар. 

2016 елда рейтингның яңа тематик блогы эшләнде - "Регионның инновацион активлыгы". Ул, аерым алганда, регион җитәкчелегенең инновацион чаралар оештыруда активлыгын, инновацион инфраструктура объектлары булдыруны бәяли. 

Быел рейтинг лидерлары Санкт-Петербург, Татарстан һәм Мәскәү. Әмма рейтинг төзелә башлаудан бирле, 2012 елдан башлап, Татарстан Республикасы беренче кат өченче урыннан икенче урынга күчте. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.