Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә X Гайдар форумы эшендә катнашачак

16.01.2019

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә эш сәфәрендә. Төп максаты - юбилей X Гайдар форумы эшендә катнашу. 

Татарстан Президенты «Илкүләм үсеш максатлары: Россия стратегиясе 2018-2024» ачык дискуссиясендә булырга җыена.

Шулай ук Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе субъектлары җитәкчеләре – Россия Инновацион төбәкләре ассоциациясе әгъзалары киңәшмәсендә катнашачак. 

Гайдар форумы – хәзерге заманның актуаль проблемалары турында фикер алышу өчен даими эшләүче дискуссион мәйданчык. Форум галим-икътисадчы Егор Гайдар истәлегенә 2010 елдан бирле уздырыла.  

Форум эше икътисадый һәм сәяси проблемалар турында бергәләп фикер алышуга дөньяның әйдәүче галимнәрен һәм практикларын җәлеп итүгә һәм Россия икътисадын үстерү буенча стратегик тәкьдимнәр эшләүгә юнәлә.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.