Татарстан Республикасында ОРВИ авыруы дәрәҗәсе эпидемия бусагасыннан 17%ка түбәнрәк

15.01.2019

2018-2019 еллар эпидемиология чорында гриппның 13 очрагы теркәлгән. Бу хакта Татарстанның Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Сергей Осипов сөйләде.

“Бүгенге көндә грипп һәм ОРВИ авыруларының артуы күзәтелми. Грипп кайчакта төрле ОРВИ, хәтта эчәк инфекцияләре кебек тә үтәргә мөмкин.Теркәлгән 13 грипп очрагының унысы дуңгыз гриппы икәне ачыкланган”,- дип билгеләде Сергей Осипов.

Искә төшерәбез, Татарстанда барлыгы 2018 елның 31 декабреннән 2019 елның 13 гыйнварына кадәр 19 меңнән артык ОРВИ теркәлгән.

Әмма, Сергей Осипов сүзләренчә, ОРВИ авыруы дәрәҗәсе  эпидемия бусагасыннан 17%ка түбәнрәк.

 


ТР Президенты матбугат хезмәте. ММЧ материаллары файдаланылды.