Татарстан Республикасы Дәүләт Советының егемре тугызынчы утырышы 28 майда булачак

23.05.2012

Дүртенче чакырылыш ТР Дәүләт Советының егерме тугызынчы утырышы 28 майда узачак. Бүген бу хакта Татарстан парламенты башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин җитәкчелек иткән Президиум утырышында хәбәр ителде.

ТР Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина белдергәнчә, сессиянең көн тәртибенә 54 мәсьәлә кертелә. Алар арасында Татарстан Республикасының 24 закон проекты, 23 федераль закон проекты һәм РФ субъектларының закон чыгару инициативалары бар. Көн тәртибендәге алты мәсьәлә республикадагы кадрлар, структуралар, парламент комитетлары һәм комиссияләре белән бәйле үзгәрешләр тора. Парламентарийлар ТР Президентының Роман Шәйхетдиновны - ТР Премьер-министры урынбасары – Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры вазыйфасына билгеләү, Әсгать Сәфәровны - Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары вазыйфасына билгеләү турындагы тәкъдимнәрен килештерәчәк, Энергетика министрлыгын кыскарту турындагы тәкъдимен карачак.

Депутатларга беренче укылышта төбәк башлыкларын сайлап куюга кагылышлы “Россия Федерациясе субъектлары дәүләт хакимиятенең закон чыгару (вәкиллекле) һәм башкарма органнарын оештыруның гомуми принциплары турында” һәм “Россия Федерациясе гражданнарының төп сайлау хокуклары гарантияләре һәм рефрендумда катнашу хокукы турында” Федераль законны тормышка ашыру турында” закон проектын карарга тәкъдим ителә. Әлеге закон проекты белән, ТР Конституциясенең кайбер нигезнамәләренең көчен югалткан дип танырга тәкъдим ителә. Бу нигезнамәләр ТР Дәүләт Советы тарафыннан ТР Президентына вәкаләтләр бирүгә кагылышлы. Шул ук вакытта әлеге закон проекты белән, ТР Конституциясенең ТР Президентын сайлап куюга кагылышлы нормаларын кире кайтару сорала. Билгеле булганча, ТР Президентын сайлап куюга кагылышлы нормалар вакытлыча туктатылып торган иде. Шушы закон проектына бәйле рәвештә, республиканың Сайлау кодексына да үзгәрешләр кертү сорала.

Әлеге закон проектына карата ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, үз фикерен белдереп: “Без Президентны сайлап кую турындагы норманы Конституциядән алып ташламаган идек. Мин шәхсән һәрвакыт субъект башлыкларын сайлап куюның демократик юллары булырга тиеш дип санадым. Без хәзер бу норманы закон белән кире кайтарабыз”, - диде.

Беренче укылышка шулай ук Татарстан Республикасының 2011 елга бюджет үтәлеше һәм республиканың Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты үтәлеше турында, “Татарстан Республикасының 2012 елга һәм 2013 һәм 2014 елларның планлы чорына бюджеты турында” ТР Законына үзгәрешләр кертү хакында” закон проектлары, салымнар белән бәйле закон проектлары чыгарыла.

“Хөкүмәт сәгате”ндә депутатларга халыкка күрсәтелә торган дәүләт һәм муниципиаль хезмәтләрнең үтемлелеген һәм сыйфатын тәэмин итү мәсьәләсе буенча мәгълүмат биреләчәк дип көтелә.

Бүген Президиум утырышында ТР Дәүләт Советы Аппаратының берничә хезмәткәре «Фидакарь хезмәт өчен» медаленә тәкъдим ителде. Алар арасында Җәмәгатьчелек һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән хезмәттәшлек бүлеге җитәкчесе Резидә Макуева да бар.

Бүген Президиум утырышында 2 майда вафат булган депутат, драматург, күренекле җәмәгать эшлеклесе Туфан Миңнуллинны бер минутлык тынлык белән искә алдылар. Спикер хәбәр иткәнчә, Туфан Миңнулинның исемен мәңгеләштерү буенча тәкъдимнәр кабул итү дәвам итә. Аның исемен мәңгеләштерү турындагы карарны ТР Министрлар Кабинеты чыгарырга тиеш.

ТР Дәүләт Советының җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән хезмәттәшлек итү бүлеге