Рөстәм Миңнеханов: Прокуратура Россия дәүләт механизмының әйдәүче чылбырларыннан берсе

14.01.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Прокуратурасы хезмәткәре көненә багышланган тантанада катнашты. Чарада Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Президенты Аппараты Җитәкесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Республикасы Прокуроры Илдус Нәфыйков та катнашты.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, 300 ел буена диярлек Прокуратура Россия дәүләт механизмының әйдәүче чылбырларыннан берсе булып тора, иҗтимагый тормыш гаранты булып хезмәт итә. «Бүген Татарстан Республикасы Прокуратурасы хезмәткәрләре законлылыкны һәм хокук тәртибен тәэмин итү буенча катлулы һәм җаваплы бурычлар үтиләр, алдагыларның традицияләрен лаеклы дәвам итәләр. Коллективта югары квалификацияле хезмәткәрләр эшли, алар өчен намус, вөҗдан, гаделлек, кыюлык буш сүзләр түгел», - диде ул.

ТР Президенты билгеләп үткәнчә, Прокуратураның җайга салынган эше нәтиҗәсендә республикада елдан-ел җинаятьчелек дәрәҗәсе кими, коррупция, экстремизм һәм террорчылык кебек күренешләргә каршы көрәш нәтиҗәле алып барыла.

«Сезнең принципиальлек һәм тырышлык, гражданнарыбыз проблемаларын тоя белүегез иҗтимагый тормышның һәм дәүләт эшчәнлегенең барлык тармакларында законнар өстенлеген тәэмин итә. Халыкка хокукый белем бирүгә зур игътибар бирелә, бигрәк тә яшь буынга. Болар бар да ахыр чиктә икътисадыбызда һәм кешеләрнең тормыш дәрәҗәсендә чагыла», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Аның сүзләренчә, республикадагы бер генә вакыйга да Прокуратура игътибарыннан читтә калмый. Үткән ел Россия Федерациясе Президентын сайлаулар, футбол буенча ЧМ-2018 уңышлы узды. «Уртак эшебезгә Прокуратура органнары хезмәткәрләре дә зур өлеш кертте. Алда ТР Дәүләт Советы депутатларын сайлаулар, шулай ук “Ворлдскиллс” стандартлары буенча һөнәри осталык дөнья чемпионаты. Мондый чараларны уздырганда законлылыкны һәм хокук тәртибен тәэмин итү сезнең өстә», - диде Татарстан Президенты.

Азакта Рөстәм Миңнеханов ТР Прокураторасы органнары ветераннарнына аерым рәхмәтен җиткерде.  

Аннары Рөстәм Миңнеханов Прокуратура хезмәткәрләренә Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен һәм ТР Президенты Рәхмәтләрен тапшырды.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.