Рөстәм Миңнеханов Юрий Глазовны яңадан вазифага билгеләү турында: Россия Президенты тарафыннан зур ышаныч билгесе бу

11.01.2019

Бүген Казанда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм РФ Югары Суды рәисе урынбасары - Икътисадый бәхәсләр буенча РФ Югары Суды коллегиясе рәисе Олег Свириденко Идел буе округы Арбитраж судында булдылар.

Коллектив белән очрашуда Идел буе округы Арбитраж суды рәисе вазифасына кабат Юрий Глазовны билгеләү турында хәбәр ителде. Указны 2018 елның 30 декаберендә Россия Президенты Владимир Путин имзалады. 

Олег Свириденко Юрий Глазовны котлап, аның югары дәрәҗәдәге профессиональ сыйфатларын ассызыклады. Идел буе округы Арбитраж судын җитәкләп, Юрий Глазов коллективта сәламәт профессиональ мохитне тәэмин итте, дип билеләде ул. 

"Идел буе округы Арбитраж судының Россия Президенты судьялар алдына куйган әһәмиятле бурычларны, шулай ук Югары суд таләпләрен лаеклы төстә һәм намус белән үтисез. Сез Россия икътисады өчен әһәмиятле эшләрне югары һөнәри дәрәҗәдә карыйсыз", - диде ул.

Татарстан Президенты Югары суд рәисе урынбасарына арбитраж эшен югары бәяләгәне өчен рәхмәт әйтте. Рөстәм Миңнеханов искәртеп үткәнчә, Глазовның кабат билгеләнүе – Россия Президенты тарафыннан зур ышаныч билгесе бу. Идел буе округы Арбитраж судының кабат билгеләнгән рәисе хезмәттәшләренә ышаныч күрсәткәннәре һәм намуслы хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.