ТР вице-премьеры Ләйлә Фазлыева: Татарстанда яңа ел бәйрәмнәренә хәйрия чараларын оештыручылар аерым игътибар бирделәр

09.01.2019

Татарстанның  күпчелек районнарында хәйрия чараларын үткәрүгә игътибар биргәннәр. Бу хакта ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, хәйрия чараларын төрле оешма һәм учреждение вәкилләре, депутатлар, эчке эшләр органнары хезмәткәрләре  хупладылар. “Мондый чаралар Алексеев, Саба, Кама Тамагы, Яңа Чишмә районнарында киң күләмдә узды”, - дип билгеләде Ләйлә Фазлыева.

Һәр районда муниципаль бюджет хисабына аз тәэмин ителгән гаиләле балаларга, ятимнәргә һәм инвалидларга бүләкләр бирелде, - дип өстәде ул.

“Мәсәлән, Чаллыда 22 мең балага бүләк бирү өчен 7 млн сум акча тотылган. Республика бюджетыннан 8 млн сумга 14 мең балага яңа ел бүләкләре тапшырылды”, - дип ассызыклады ТР вице-премьеры.

“Яңа ел каникулларында 2,5 меңнән артык бала савыктыру лагерьларында ял итте, 5 мең мәктәп укучысы мәктәптә оештырылган лагерьларга йөрде”, - дип билгеләде Ләйлә Фазлыева.

Шулай ук Татарстанда Яңа ел бәйрәмнәре вакытында 833 бала туган.

“Яңа ел ялларында республикабызда 833 бала туды. Бу – искиткеч Яңа ел атнасы, Яңа ел алып килгән иң шәп саннарның берсе” – дип өстәде Ләйлә Фазлыева.

 


“Татар-Информ” МА