Татарстанның мәдәният учреждениеләре яңа ел бәйрәмнәре вакытында 700 дән артык чара уздырган

09.01.2019

2018 елның декабрь ахырыннан Татарстанның дәүләт театраль-тамаша һәм музей учреждениеләрендә 700 дән артык чара уздырылган, бу узган елга караганда 200гә күбрәк. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта ТР мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин хәбәр итте.

“Мәдәни чаралар 20 декабрьдән башланды һәм бүгенге көндә дә дәвам итә. Татарстан учреждениеләрендә 700дән артык төрле чаралар узган, бу сан узган елга караганда 200гә күбрәк. Болар – тамашалар, балалар спектакльләре, концертлар, күргәзмәләр, күңел ачу һәм белем бирү программалары”,- дип сөйләде ул.

Дамир Натфуллин ассызыклаганча, бу чараларны уздырганда бернинди дә гадәттән тыш хәлләр теркәлмәгән.

Республика буенча 262 спектакль куелган, шуның 76сы – татар телендә”, - дип өстәде министр.

Арча районының Кыш Бабай резиденциясендә узган бәйрәм чараларына якынча 4 мең кеше килгән.

Дамир Натфуллин сүзләренчә, халык күбрәк музей, театр һәм концерт залларына барган. “Быел тамашачылардан һәм чараларда катнашучылардан зарлану очраклары кимеде, барлыгы ике генә гариза килде”, - диде ул.

Ул шулай ук билгеләгәнчә, Яңа ел алдыннан Татарстанның Нурлат һәм Саба районнарында тугыз авыл клубы, 31 декабрьдә Алабуга районында дүрт клуб ачылган.

 

 


“Татар-Информ” МА