Татарстанда 31 декабрьдән 7 гыйнварга кадәр 467 җинаять теркәлгән, узган елның яңа ел бәйрәмнәре вакыты белән чагыштырганда 8%ка кимерәк. Бу хакта ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта Эчке эшләр министрлыгының ТР буенча җәмгыятьтә тәртип саклау буенча полиция башлыгы урынбасары Фәргать Мөхәммәтҗанов хәбәр итте.
“Яңа ел бәйрәмнәре вакытында 31 декабрьдән 7 гыйнварга кадәр 467 җинаять теркәлгән, узган елның яңа ел бәйрәмнәре вакыты белән чагыштырганда 8%ка, гадәти эш атнасына караганда 30%ка кимерәк”,- диде ул.
Фәргать Мөхәммәтҗанов билгеләгәнчә, республикада бәйрәм чараларында 31 декабрьдән 1 гыйнварга кадәр 350 меңнән артык кеше катнашкан.
“Яңа ел бәйрәмнәре вакытында барлыгы тәртип саклау һәм гражданнарның иминлеген тәэмин итү өчен якынча 2 мең, Раштуа бәйрәмендә 800 полиция хезмәткәре эшләде”, - дип белдерде Фәргать Мөхәммәтҗанов.
Үз чиратында ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева 1-8 гыйнварда республикада 27 мең ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү очрагы теркәлде, дип сөйләде.
Шулай ук Татарстанда Яңа ел бәйрәмнәре вакытында 833 бала туган.
“Яңа ел ялларында республикабызда 833 бала туды. Бу – искиткеч Яңа ел атнасы, Яңа ел алып килгән иң шәп саннарның берсе” - диде ул.