Рөстәм Миңнеханов Магнитогорскта торак йорт шартлауга бәйле рәвештә Чиләбе өлкәсе Губернаторы Борис Дубровскийга кайгы уртаклашу телеграммасы юллады

31.12.2018

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Магнитогорскта торак йорт шартлауга бәйле рәвештә Чиләбе өлкәсе Губернаторы Борис Дубровскийга кайгы уртаклашу белдерде

Рөстәм Миңнеханов Чиләбе өлкәсе администрациясенә телеграмма юллады.

«Хөрмәтле Борис Александрович! Магнитогорскта торак йорт шартлауга бәйле рәвештә кешеләр һәлак булу һәм зыян күрү турындагы бу хәбәрне ишетеп, чын күңелдән хәсрәтләндек. – Без туганнарын һәм якыннарын югалткан һәр кешенең тирән кайгысын уртаклашабыз, зыян күргәннәргә тиз арада терелеп аякка басуларын, кешеләрне җимерекләр астыннан коткаручыларга көч һәм куәт, йортсыз калганнарның барысына да нәтиҗәле ярдәм оештыруны телибез.  

Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов».


ТР Президенты Матбугат хезмәте.