Рөстәм Миңнеханов Россия Дәүләт Советы утырышы кысаларында хәйрия акциясендә катнашты

27.12.2018

Бүген Мәскәүдә Россия Дәүләт Советының волонтерлыкка багышланган  утырышында катнашучыларның барысы да «Теләкләр чыршысы» хәйрия акциясендә катнашты.     

Акциянең төп максаты – социаль якланмаган халык катламнары вәкилләренең (сәламәтлеге мөмкинлеләре чикләнгәннәр, ятим балалар, кыен тормыш хәлендә калган күп балалы гаиләләр балалары, каты авырулардан интегүче балалар һәм олы яшьтәгеләр) теләкләрен тормышка ашыру.

Акциядә катнашучылар арасында Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Татьяна Голикова да бар иде. Ул, чыршы янына килеп, бер уенчыкны алды, анда Архангельск өлкәсеннән 16 яшьлек кыз баланың теләге беркетелгән иде. «Актер Александр Петров белән очрашырга тели», - диде  Россия вице-премьеры.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов өч открытка алды.

Мәскәү мэры Сергей Собянин өч теләкне үтәргә булды, Кырым Башлыгы Сергей Аксеновка дүрт теләкне тормышка ашырырыга кирәк булачак.

Акция шартлары буенча барлык теләкләр дә 2019 ел дәвамында үтәлергә тиеш.

Акцияне оештыручыларның берсе – «Минем белән хыяллан» хәйрия проекты. 2018 ел азагында проектта Россия Президенты Владимир Путин да катнашты. 

Төгәлрәк - https://ria.ru/20181227/1548795919.html


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина. www.ria.ru материаллары буенча.