Татарстанда “Ел җитәкчесе-2018” республика иҗтимагый конкурсына нәтиҗәләре чыгарылды

26.12.2018

Бүген Казанда “Корстон” кунакханә комплексында “Ел җитәкчесе-2018” республика иҗтимагый конкурсы лауреатларын тантаналы бүләкләү чарасы узды.

Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты. 

Тантана алдыннан Рөстәм Миңнеханов һәм башка кунаклар холлда ТР Милли архивы оештырган архив документлары күргәзмәсен карады. 

Татарстан Президентына архив материаллары буенча төбәктә сәнәгать үсеше этаплары турында сөйләделәр. Күргәзмәнең беренче өлеше нефть сәнәгате, машина төзелешенә, икенче өлеше авиатузелешкә, киләсе - химия сәнәгате үсешенә багышланган иде. Күргәзмәдә шулай ук архив мәгълүмат системасында фотография нигезендә бөтен документларны эзләү системасы тәкъдим ителде. 

Бәйрәм чарасы башында "Татарстан-2018" фильмын күрсәттеләр. 

Татарстан Президенты Советлар Союзы Герое Борис Кузнецовның тантананың мактаулы кунагы булуына игътибарны юнәлтте һәм ветеранны бүген 93 яшь тулуы белән котлады.

Рөстәм Миңнеханов сәламләү сүзендә чарага килгән идарәчеләрне алдынгыларга һәм артта калучыларга бүлеп карауның мәгънәсен күрмим диде. “Безнең искиткеч җитәкчеләр командасы – производство командирлары, алар ярдәме белән республика һәм гомумән ил үсеш ала. Республика икътисады - безнең ил икътисадының җитди өлеше”, - диде ул.

Аннары Татарстан Президенты Татарстанның икътисад өлкәсендәге казанышларын санап узды. “Бирегә килгән командага Хөкүмәт, парламент исеменнән сезнең хезмәт коллективларына рәхмәт сүзләре җиткерүегезне сорыйм!” - диде ул. Рөстәм Миңнеханов алдынгы идарәчеләргә һәм белгечләргә “Фидакарь хезмәте өчен” медальләрен, шулай ук Россиянең атказанган химигы, атказанган машина төзүчесе, атказанган азык сәнәгате хезмәткәре исемнәрен бирде.

Аннары республика Премьер-министры Алексей Песошин бәйге комиссиясе рәисе буларак, конкурс йомгаклары турында сөйләде. Анда катнашу өчен 103 җитәкче тәкъдим ителде, 85 кеше катнашты һәм 22 лауреат исемнәре игълан ителде. Татарстаннның  Дәүләт киңәшчесе, “Яңарыш” республика фонды попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев Хәйриячеләр китабының IX томын һәм фондның рәхмәт хатларын тапшырды.

Бәйге йомгаклары буенча истәлекле китап нәшер ителәчәк. Ул республика һәм муниципаль органнарга, Татарстанның Милли китапханәсенә җибәреләчәк, шулай ук конкурс лауреатларына тапшырылачак.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.