Рөстәм Миңнеханов республиканың төп чыршы бәйрәмендә барлык балаларны да якынлашып килүче Яңа ел белән котлады

25.12.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың төп чыршы бәйрәмендә барлык балаларны да якынлашып килүче Яңа ел белән котлады.

2018 елда бу бәйрәмгә барлык Татарстаннан 8 меңнән артык бала җыелган иде.

Тамашачылар алдында популяр Россия җырчысы Юлианна Караулова чыгыш ясады.

Гадәттәгечә балаларны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов котлады.

«Барыгызны да республика Яңа ел чыршысында чын күңелдән сәламлим! Барыгызны да якынлашып килүче Яңа ел белән котлыйм, 2019 ел сезгә  шатлык алып килсен, үзенең аерым ритмы белән хәтерегездә калсын. Бәйрәм котлы булсын!» - диде Рөстәм Миңнеханов.

Ул республика, федераль һәм халыкара чараларда катнашкан волонтерларга рәхмәт белдерде. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, 2019 елда Казанда узачак эшче һөнәрләренең WorldSkills дөнья чемпионатында 3500 волонтер катнашачак.

Яңа ел чыршысында «Әкиятнең әйләнеп кайтуы» тамашасы күрсәтелде, төп персонажлар татар һәм рус әкиятләреннән иде. Тамашада меңгә якын  артист, эстрада җырчысы, спортчы катнашты.

Бүген чакырылганнар арасында укуларында, иҗатта, спортта һәм иҗтимагый тормышта уңышларга ирешкән, шулай ук кыен тормыш хәлләрендә калган балалар иде.

Искәртәбез, төп республика чыршы бәйрәме быел унсигезенче мәртәбә уздырыла. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте. "Татар-Информ" МА материаллары кулланылды.