Рөстәм Миңнеханов Россия Фәннәр академиясенең Көнчыгышны өйрәнү институтының фәнни җитәкчесе Виталий Наумкинга "Дуслык" орденын тапшырды

25.12.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Кремдендә Россия Фәннәр академиясенең Көнчыгышны өйрәнү институтының фәнни җитәкчесе Виталий Наумкинга "Дуслык" орденын тапшырды. Бүләк "уртак мәгариф, фәнни һәм тарихи-мәдәни проектларны гамәлгә ашыруга керткән җитди өлеше өчен" тапшырылды. 

"Без һәрчак сезнең белем һәм ярдәмегезгә нигезләндек. Элемтәләребез алга таба да ныгыр дип ышанам", - диде Рөстәм Миңнеханов. 

Виталий Наумкин сүзләренчә, Россия Фәннәр академиясенең Көнчыгышны өйрәнү институты Татарстан мәгариф учреждениеләре белән, аерым алганда, Казан федераль институты һәм Болгар ислам академиясе белән хезмәттәшлек итәргә әзер. "Исламны өйрәнү бездә үсә һәм ныгый бара. Бу катлаулы тема, без сезгә һәрвакыт ярдәм итәргә һәм сезнең олы тәҗрибәгазне файдаланырга әзер", - дип ассызыклады ул. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.