Рөстәм Миңнеханов: Безнең бурыч – Татарстанның барлык территориясендә уңайлы эшлекле мохит булдыру

24.12.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы әгъзалары булган эшкуарлар белән очрашты. Очрашуда Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе Шамил Агиев та катнашты.  

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы Татарстанның төбәкара һәм тышкы икътисадый эшчәнлегенә зур өлеш кертә.

«Безнең республиканың өстенлеге – эшкуарлыкны үстерүдә. Безнең тиешле программаларыбыз бар, төрле ярдәм рәвешләре эшләп килә. Бу эшкә без барлык муниципалитетларыбызны да җәлеп итәбез. Атна саен районарыбызда бизнес торышы турында нотыклар тыңлыйбыз», - диде ТР Президенты.

Эшкуарлар республиканы икътисадый үстерүдә мөһим урында тора, диде Рөстәм Миңнеханов. «Безнең бурыч – Татарстанның барлык территориясендә уңайлы эшлекле мохит булдыру», - диде ул.

Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе Шамил Агиев сүзләренчә, бүген Татарстанда бизнеска ярдәм итү өчен кирәкле инфраструктура булдырылган, моңа технопарклар, сәнәгать мәйданчыклары, ташламалы режимлы территорияләр керә. Даими рәвештә хакимият вәкилләре белән эшкуарлар арасында турыдан-туры аралашу мәдәнияте  үстерелә, актуаль темалар турында фикер алышына. Иң катлаулы һәм системалы мәсьәләләр Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Эшкуарлар советы кысаларында хәл ителә.

Азакта Татарстан Президенты ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы әгъзаларына Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.