Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышын уздырды

19.12.2018

Бүген Казанда Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды.   

Утырышта 2019 елга республиканың эчке нефть химиясе комплексына җибәреп тору өчен углеводород чималы һәм нефть химиясе продукциясе исемлеге расланды. Йөзләгән продукция буенча җентекле документны «Татнефтехиминвест-холдинг» генераль директоры Рафинат Яруллин тәкъдим итте.

Татарстан Президенты ясалган анализ нәтиҗәләрен уңай бәяләде һәм компанияләргә чимал җитмәүгә бәйле мәсьәләләрне әйбәтләп карарга кушты.    

Аннары «НИОСТ» Томск ҖЧҖ (компания «СИБУР» нефть химиясе холдингы өчен НИОКР  белән шөгыльләнә) генераль директоры Юрий Казаков чыгыш ясады. Ул билгеләп үткәнчә, «СИБУР» Татарстанның нефть химиясе предприятиеләре һәм югары уку йортлары белән хезмәттәшлек итәргә тели. 

Юрий Казаков искәрткәнчә, Рөстәм Миңнехановның 2018 елның ноябрендә Томск өлкәсенә эш сәфәре кысаларында тиешле беркетмә имзаланган, һәм «СИБУР» проект командасын оештырган инде. Ирешелгән килешүләр нигезендә яклар нефть химиясе һәм технологик модельләштерү өлкәсендә, шулай ук кадрлар әзерләүдә хезмәттәшлекне үстерергә исәплиләр.

Пилотсыз җайланмалар һәм робототехника өчен портатив водород туклану чыганаклары турында «ХитЛаб» ҖЧҖ генераль директоры Константин Полетаев сөйләде. Компания – Ульяновск технологияләр трансферы үзәге  резиденты һәм порошклы металлургия, металломатрица композитлары һәм металлогидридлар тармагында тикшеренүләр белән шөгыльләнә. Ульяновск яңалыгы водородны каты хәлдә саклаудан гыйбарәт. «Бүген дөнья ике юл чатында тора: аккумуляторларнымы яисә ягулык элементларынмы үстерергә, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Сезнең белән хезмәттәшлек итәчәкбез».

Биохимик кластер булдыру проектын «Химмаш-аппарат» ҖЧҖнең (Дубна ш., Мәскәү өлкәсе)  инжиниринг департаменты директоры Игорь Гунбин тәкъдим итте. Компания биопластик һәм биопротеин җитештерү белән шөгыльләнә.

Рөстәм Миңнеханов шушы тәкъдимне өйрәнергә кушты, шул исәптән  «Татнефть» компаниясенә дә. 

Утырышта тагын Америка Oracle ИТ-компаниясе вәкилләре хәбәр иткәнчә, Oracle Татарстанның ягулык-энергетика комплексы компанияләре белән үз программа хәл ителешләрен гамәлгә кертү ягында. Сүз предприятиеләрнең цифрлы трансформациясе турында бара. Компания сатып алулар процессын интеграцияләнгән бизнес-планлаштыру, бюджетлаштыру, автоматлаштыру системаларын эшли. «ТАИФ НК АЗС», «Татнефть», «Түбән Кама нефть химиясе», ТГК -16 предприятиеләре белән эшләр бара инде.  


ТР Президенты Матбугат хезмәте. "Девон" МА матермаллары буенча