Рөстәм Миңнеханов гадәттәгечә Инвесторлар клубы белән очрашты

19.12.2018

Хакимият бизнес белән әңгәмә алып барырга тиеш һәм инвестор булучыларга максималь рәвештә ярдәм итәргә тиеш. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Татарстан Инвесторлары клубы утырышында белдерде. 

Чараны ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина ачып җибәрде. Аның сүзләренчә, 2018 ел Татарстан өчен уңышлы. Төп капиталга инвестицияләр артты, шул исәптән бюджеттан тыш чыганаклардан да. Моннан тыш, инвесторлар географиясе киңәя. 

Рөстәм Миңнеханов чыгышында билгеләгәняә, бүгенге очрашу яңа «Kazan Palace by Tasigo» отелендә уза, ул элекккеге Шамов хастаханәсе бинасында урнашты. Проект Төркия инвесторлары - "Полимекс" компанисе - гамәлгә ашырды. 

ТР Президенты искәрткәнчә, Шамов хастаханәсе бинасын яңарту планнары күптән бар иде. Бу эшкә Малайзия инвесторлары да кушылып караган иде, әмма Төркиянең "Полимекс" компаниясе иң перспектив вариантны тәкъдим итте. "Бу искиткеч объект, барысы да бик сыйфатлы һәм зәвыклы эшләнгән. Ышанам, отель башкалабыз кунакларына ошый. Ә без Төркия партнерлары белән алга таба да актив хезмәттәшлек итәчәкбез", - диде ул. 

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Татарстанда буш тарихи биналар бик күп, алар акрынлап җимерелә. Шул ук вакытта объектларга инвестицияләргә һәм проектларны гамәлгә ашырырга әзер инвесторлар бар. ТР Президенты тарихи һәм мәдәни мирас объектлары өчен җаваплы дәүләт структураларын инвесторлар булырга өндәде. 

"Хакимият бизнес белән әңгәмәдә булырга тиеш. Әлбәттә, тарихи объектларны саклау һәм куллану өлкәсендә закон таләпләре дә бар. Әмма инвесторлар белән әңгәмә партнерлык нигезендә булырга тиеш. Алар объектларны саклауга акча кертәләр. Һәм без аларга рәхмәтле булырга тиеш", - диде Рөстәм Миңнеханов. 

Утырышта инвесторлар һәм Татарстан сәнәгать мәйданчыкларындагы резидент компанияләр гамәлгә ашыра торган проектлары турында хәбәр иттеләр, республика һәм муниципаль хакимият белән багланышлар тәҗрибәсе белән уртаклаштылар, тәкъдимнәрен һәм борчый торган мәсьәләләрен әйттеләр. 

Шулай ук инвесторлар белән очрашуда Рөстәм Миңнеханов "Полимекс" компаниясе коллективына ТР Президенты Рәхмәтен тапшырды.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.