Рөстәм Миңнеханов ТР Муниципаль берәмлекләре Советының XIII съездында җирле үзидарә өчен өстенлекле бурчыларны атады

18.12.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре Советының XIII съездында җирле үзидарә өчен өстенлекле бурчыларны атады.

Чара "Корстон" КСКК нда узды, съездта Татарстан Республикасының бөтен 956 муниципаль берәмлеге делегатлары катнашты. 

Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, көн тәртибендә муниципаль берәмлекләрнең төрле актуаль мәсьәләләре турында сүз барды - шәһәр территорияләренеке дә, авылларныкы да. Билгеләнгән проблемаларны исәпкә алып, ул берничә өстенлекле бурычны билгеләде. 

Иң башта, диде Рөстәм Миңнеханов, бу алга таба агломерацияләр үсеше, муниципалитетлар арасында хезмәттәшлекне арттыру. "Стратегия-2030 өч эре агломерацияне формалаштыру каралган - Казан, Кама буе, Әлмәт, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Хөкүмәт һәр агломерациягә республика Премьер-министры урынбасары дәрәҗәсендә куратор билгеләргә тиеш". 

Киләсе мәсьәлә шәһәр төзелеше, территориаль планлаштыруга карый. Татарстан Президенты сүзләренчә, шәһәр һәм районнарның баш архитекторлары югары квалификацияле һәм җаваплы кешеләр булырга тиеш. 

Шулай ук ТР Президенты уңайлы эшлекле мохит булдыру кирәклеген дә ассызыклады. Бу мәсьәләләр турында без атна саен видеоконференцэлемтә аша сөйләшәбез, диде ул, бүген кешеләрдә эшкуарлар турында фикерләрен күтәрергә кирәк. 

Рөстәм Миңнеханов шулай ук искәрткәнчә, республикада 83 сәнәгать мәйданчыгы эшли, шул исәптән сәнәгать парклары да. Бүгенге көнгә аларда 1400ләп резидент эшли, 26 мең хезмәт урыны булдырылган. 

Киләсе мөһим бурыч - авыл хуҗалыгы җирләрен максатчан файдалану. Без авыл хуҗалыгы җирләрен тиешенчә кулланмауның күп очракларын күрәбез, бигрәк тә шәһәрләр тирәсендә, диде Рөстәм Миңнеханов. Ул хәбәр иткәнчә, 2018 елда  Россельхознадзор Идарәсе тарафыннан республика районнарында 43 мең гектардан артык кулланылышта булмаган авыл хуҗалыгы җирләрен ачыклады. 

Үзара салым мәсьәләсендә Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, әлеге акчалар җирле мәсьәләләрне хәл итүдә бик ярдәм иттеләр. Һәр гражданнардан җыелган бер сумга республика бюджетыннан 4 сум бирелде, диде ул. "Бу мәсьәләгә уңай караш, тискәре карашка караганда, күбрәк, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Аңлату эшен алып барырга кирәк, кешеләргә үзара салым ни бирүен аңлатырга кирәк". 

Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре Советы ассоциациясенең XIII съездында ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР  Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре Советы рәисе Әгъзам Гөбәйдуллин, Федерация Советы һәм Дәүләт Думасының Татарстан Республикасыннан депутатлары катнашты. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.