Рөстәм Миңнеханов республика районнарына яңа мәктәп автобуслары тапшырды

18.12.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы авыл җирлекләре башлыкларына һәм муниципаль учреждениеләр җитәкчеләренә яңа хезмәт автомобильләре ачкычларын тапшырды. Моннан тыш, муниципаль берәмлекләр мәктәп автобусларының чираттагы партиясен алдылар, бу автобуслар мәктәп маршрутлары буенча укучыларны йөртәчәкләр. 

Чара Татарстан Республикасы Дәүләт Советы каршындагы мәйданда узды. Анда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Ф.Х. Мөхәммәтшин, ТР Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советы рәисе Әгъзам Гобәйдуллин һәм башкалар катнашты.  

Татарстан Президенты җирле үзидарәнең арта баручы әһәмиятен билгеләп үтте. Республика уңышларының муниципалитетларның нәтиҗәле эшчәнлегенә бәйле булуын ассызыклады. Элегрәк Россия Президенты үзенең Указы белән илне стратегик үстерү буенча яңа бурычларны билгеләгән иде, диде Рөстәм Миңнеханов, һәм бу бурычларны гамәлгә ашырганда муниципаль берәмлекләргә мөһим урын бирелә.

«Без муниципалитетларга системалы ярдәм күрсәтәбез. Бүген республикада 38 төрле программа гамәлгә ашырыла, шуларның күбесе авыл җирендә томыш дәрәҗәсен яхшыртуга юнәлә», - диде ТР Президенты.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, республикада муниципалитетларның матди-техник базасын ныгытуга, аерым алганда, транспорт мәсьәләләрен хәл итүгә зур игътибар бирелә. «Яңа автомобильләр җитәкчеләргә урыннарда  оперативлыкны һәм мобильлекне арттырырга ярдәм итәчәк. Бүген шулай ук без мәктәп автобуслары ачкычларын да тапшырабыз, чөнки кайда яшәвенә кармастан, бала сыйфатлы белем алырга тиеш», - диде ТР Президенты.

Бүген мунициципаль районнар вәкилләренә 100 яңа хезмәт автомобиле ачкычы, шулай ук 57 мәктәп автобус тапшырылды.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.