Алексей Песошин Казанда һәм Чүпрәле районында яңа спорт объектлары ачылышында катнашты

15.12.2018

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин бүген Казан Суворов хәрби училищесы мәйданында “Суворовец” боз сарае ачылышы тантанасында катнашты. Моннан тыш, видеоконференцэлемтә режимында Чүпрәле районында “Алтын Барс” боз сарае ачылышы узды.

“Бүген бездә истәлекле вакыйга, Казанда һәм Иске Чүпрәле авылында боз сарайлары ачылды. Республикада физик культура һәм спортка, шулай ук хоккейга зур игътибар бирелә”, - диде Алексей Песошин.

ТР Премьер-министры ассызыклаганча, хәзер республикада 43 ябык түбәле боз сарае, 655 ачык хоккей тартмасы бар, аларның күбесендә җылы киенү-чишенү урыннары булдырылган. Татарстанда 31 мең кеше хоккей белән шөгыльләнә.

“Болар барысы да безнең берничә тапкыр чемпион булган  “Ак Барс” хоккей командасының уңышлары аркасында башкарыла”, - дип белдерде Татарстан Хөкүмәте башлыгы.

Алексей Песошин Суворов училищесына спорт кирәк-яраклары алу өчен 100 мең сумлык сертификат тапшырды. 

Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров видеоэлемтә режимында районның барлык халкы исеменнән республика җитәкчелегенә Яңа ел бүләге – яңа боз сарае өчен рәхмәт әйтте.

ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева шулай ук “Алтын Барс” боз аренасына спорт җиһазлары өчен сертификат тапшырды.

Видеоконференцэлемтә режимында Казан Суворов хәрби училищесын боз сарае ачылышы белән Россия оборона министры Сергей Шойгу котлады.

 


ТР Президенты матбугат хезмәте, Елена Бритвина.