Рөстәм Миңнеханов: Татарстанда 2030 елга кадәр сыекландырылган табигый газ базарын үстерү программасын расларга әзерләнәләр

14.12.2018

Татарстан Хөкүмәте 2030 елга кадәр сыекландырылган табигый газ базарын үстерү программасын расларга әзерләнә. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Газ тармагының яңа тхнологияләре" җиһазлар җитештерү ассоциациясе һәм "Газпром" ГАҖнең "СТГ проктлары өчен Россия технолоигяләрен үстерү һәм җиһазлар булдыру" мәсьәләсе буенча күчмә киңәшмәдә хәбәр итте. 

Киңәшмәне "Газпром" ГАҖ директорлар советы рәисе Виктор Зубков уздырды. Аның эшендә ТР Премьер-министры урынбасары - ТР Министрлар Кабинеты Аппараты Җитәкчесе Шамил гафуров, Татарстан Президенты ярдәмчесе Ринат Сабиров, РФ Энергетика министрлыгы һәм РФ Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы вәкилләре катнашты. 

Чара «Казанкомпрессормаш» заводында уздырылды. Киңәшмә алдыннан Рөстәм Миңнеханов һәм Виктор Зубков предприятие эшчәнлеге белән таныштылар, яңа компрессор агрегатлары макетларын карадылар. Шулай ук завод мәйданчыгында газ-мотор техникасы күргәзмәсе оештырылды: тракторлар, йөк машиналары, автобуслар, коммерция транспорты. 

Аннары «Казанкомпрессормаш»та  эре габаритлы компрессорлар производствосын төзүне башлау тантанасы үтте. 

Киңәшмәдә Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, сыекландырылган табигый газ буенча производстволарны үстерү һәм дөньядагы СТГ базарында Россия катнашуын арттыру әһәмияте Россия Президенты Владимир Путин тарафыннан 2017 елда "Ямал СПГ" проектының беренче чиратын эшләтеп җибәрү чарасында билгеләнде. 

"Илебездә сыекландырылган табигый газны җитештерүне киңәйтү өчен бөтен кирәкле ресурслар бар. Бүген "Газпром" һәм "Новатэк" компанияләре яңа проектларны гамәлгә ашыруны игълан итте: “Арктик СПГ- 2”, “Штокман-СПГ”, “Балтийский СПГ” һәм башкалар. Алар Россия Федерациясен алдынгы энергетик дәүләтләр арасына чыгаруны мөмкин итә. Бүген илебезнең базарда өлеше 5 процент тәшкил итә", - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. 

Рөстәм Миңнеханов Татарстанда сыекландырылган табигый газ базарын үстерү проектларын гамәлгә ашыру турында сөйләде. Ил җитәкчелеге һәм "Газпром" җитәкчелеге кабул итекән карарлар исәбенә республикада 2013 елдан автотехника җитештерүчеләре, кулланучылар һәм газчыларның газ-мотор базары инфраструктурасын үстерү буенча дәвамлы координацияләнгән эшләр бара. Аерым алганда, соңгы өч елда 9 газ тутыру компрессор станциясе төзелгән, аларның гомуми саны унтугызга җиткерелде. 2020 елга кадәр тагын өч станция төзү карала. 

"Елына 48 мең тонна егәрлекле сыекландырылган табигый газ комплексы төзелеше проектын гамәлгә ашыру эшләре башланды Тугыз крио-автостанция төзелеше һәм файдалануга тапшыру планлаштырыла. Республика Хөкүмәте Татарстанда сыекландырылган табигый газ базарын 2030 елга кадәр үстерү программасын раслауга әзерли", - диде ТР Президенты.

 

 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.