Рөстәм Миңнеханов һәм Виктор Зубков «Казанкомпрессормаш»та яңа төзелешкә старт бирделәр

14.12.2018

Бүген «Казанкомпрессормаш» заводында эре габаритлы компрессордар чыгару буенча яңа җитештерү төзелеше башланды. Тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм «Газпром» ГАҖ Директорлар советы рәисе Виктор Зубков катнашты. 

 

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, яңа җитештерүне төзү Россия газ сәнәгате өчен стратегик яктан гаять мөһим. «Бүген „Казанкомпрессормаш“ предприятиесендә куәтләрне яңарту буенча зур эш алып барыла. Бу продукциянең конкуренциягә сәләтен арттыра, яңа сату базарларын табарга ярдәм итә», - диде ТР Президенты. 

 

Ул билгеләп үткәнчә, яңа проектны башлап җибәрү - нефть һәм газ тармагында машина төзелеше продукциясенең импортын алмаштыру мәсьәләсен хәл итүнең ачык мисалы. 

 

Рөстәм Миңнеханов «Газпром» компаниясенә хезмәттәшлек һәм  республиканың машина төзелеше предприятиеләренә ярдәм күрсәткәннәре  өчен рәхмәт әйтте. «Татарстанның „Казанкомпрессормаш“, „КМПО“ заводлары һәм башка предприятиеләре - „Газпром“ның стратегик партнерлары, күп күләмнәрдә товар продукциясе белән тәэмин итү буенча да», - диде Татарстан Президенты. 

 

Виктор Зубков билгеләп үткәнчә, озакка сузылган перспективада сыекландырылган хәлдә газ җитештерү һәм китереп тору актив үсүче энергетика сегментларының берсе булачак», - диде ул. 

 

Аннары киләчәк комплекс нигезенә символик беренче таш салу тантанасы булды. Яңа цехта 25 МВт куәте булган уникаль эре габаритлы компрессорлар чыгару җайга салыначак. Беренче компрессорларны җыю 2020 елга планлаштырыла. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.