Рөстәм Миңнеханов ТР Президенты каршындагы Милләтара һәм диниара Совет утырышын уздырды

14.12.2018

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Президенты каршындагы Милләтара һәм диниара Совет утырышын уздырды. 

Утырышта 2016-2018 елларга дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыруга төп йомгак ясалды һәм киләчәк өч елга өстенлекле бурычларны карадылар. Утырышта Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Федераль милләтләр эше агентлыгы җитәкчесе урынбасары Михаил Мишин, РФ Президенты Идарәсе Милли сәясәт департаментының эчке сәясәт буенча башлыгы Татьяна Вагина, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре, ТР муниципаль берәмлекләре башлыклары катнашты.

Төп нотыкчыларның берсе - ТР Президенты Аппараты җитәкчесе - ТР Президентының эчке сәясәт мәсьәләләре буенча департаменты җитәкчесе Александр Терентьев хәбәр иткәнчә, республикада этно-конфессиональ проблематика буенча 3 дәүләт программасы һәм 6 өстәмә программа гамәлгә ашырыла. Милләтара һәм диниара мөнәсәбәтләрне һәм конфликтларны алдан кисәтүне мониторинглау федераль системасы белән беррәттән, республика комплекслы системасы да эшли. 

Этномәдәни өлкәнең тулы инфраструктурасы формалаштырылган. Татарстан Халыклары ассамблеясе шактый үсеш алды. Аның филиаллары һәм вәкиллекләре саны арта бара.

Александр Терентьев хәбәр иткәнчә, Татарстан мигрантлар өчен Россиянең иң җәлеп итүче төбәге булып кала. Шуңа бәйле рәвештә аларны интеграцияләү программаларын эшләүгә аерым игътибар бирелде.  

2018 елда Милләтара һәм диниара мөнәсәбәтләрне ныгыту өлкәсендә Россия Президенты грантлары фондында җиңүчеләр арасында Татарстаннан 32 НКО проекты булды.

Республикада эш Федераль милләтара эшләр агентылыгы белән берлектә алып барыла, диде Александр Терентьев. Ул билгеләп үткәнчә, ТР МДН, РПЧнең Татарстан митрополиясе һәм башка  традицион конфессияләр белән хезмәттәшлек алып барыла.

Радикаль дини карашлар таралу дәвам иткәнгә күрә, хокук саклау органнары белән берлектә җитди профилактик эш дәвам итә.

Узган чорда республикада 27 комплекслы социологик тикшеренүләр уздырыла. Халык милләтара мөнәсәбәтләр торышын уңай бәяли - 77 дән алып 84%ка кадәр.

Утырышта тагын ТР вице-премьеры – ТР мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов, ТР мәдәният министры Ирада Әюпова, дини һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләре чыгыш ясады.  


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.