Рөстәм Миңнеханов: Быел Татарстанда 420 км региональ юл төзелгән һәм төзекләндерелгән

13.12.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Дәүләт Советының юл хуҗалыгы буенча эш төркеме утырышында катнашты. Утырышны Россия Президенты ярдәмчесе Игорь Левитин үткәрде.

Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, республикада гомуми кулланыштагы автомобиль юллары челтәре 40 мең километр тәшкил итә. Агнымдагы елда юл тармагын финанслау 27,4 млрд. сум тәшкил итте, республика бюджеттыннан 25,1 млрд. сум бүлеп бирелде, федераль бюджеттан - 2,3 млрд. сум. 2018 елда 420 км региональ юл һәм 19 күпер төзелде һәм төзекләндерелде, торак пунктларда 380 км озынлыкта 700 урам ремонтланды. 

2017 елдан башлап Татарстанда "Куркынычсыз һәм сыйфатлы юллар" проекты гамәлгә ашырыла, аның гамәлдә булу дәверендә 338 км юл-урам челтәре ремонтланган. Проект ярдәмендә республикада юл-транспорт һәлакәтләре концентрациясе урыннары саны 2016 ел белән чагыштырганда 73% ка кимегән.

Шулай ук Татарстан Президенты октябрь аенда республиканың төп транспорт магистральләренең берсе - М-7 "Волга"ны реконструкцияләү тәмамлануы турында әйтеп узды. Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, гамәлдәге инфраструктур чикләүләрне бетерү буенча эшне дәвам итәргә кирәк.

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, бүгенге көндә авыл торак пунктларын каты өслекле юллар белән тәэмин итү әһәмиятле. 2010 елдан бирле 426 торак пунктта 1 мең километрдан артык юл төзелгән, әлеге торак пунктларда 60 мең кеше яши. "Бездә әле 531 торак пункт юллар белән тоташтырылмыйча кала. Шуңа да бу эшне дәвам итәчәкбез", - диде ул. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.