Рөстәм Миңнеханов "Татарстан Республикасы өчен иң яхшы илле инновацион идея" ХIV республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты

13.12.2018

Бүген Казанда "Корстон" КСККнда "Татарстан Республикасы өчен иң яхшы илле инновацион идея" ХIV республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры Алексей Песошин, "Россия венчур фонды" АҖ идарәсе рәисе, генераль директоры Александ Повалко, Инновацияләргә ярдәм итү фонды Сергей Поляков, Россия венчур инвестицияләү ассоциациясе башкарма директоры Альбина Никконен һәм башкалар катнашты. 

Искәртик, әлеге бәйге 2004 елдан бирле үткәрелә. Конкусрны оештыручылар - Татарстан Республикасы Инвестицион-венчур фонды, ТР Фәннәр академиясе, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы. Конкурска Татарстан Республикасын фәнни-техник, икътисадый, социаль һәм гуманитар үстерү бурычларын хәл итүгә юнәлдерелгән проектлар кабул ителә. 

Конкурста тугыз номинация: "Перспектива", "Мәгарифтә инновацияләр", "Инновацияләр старты", "Наноимпульс", "Социаль яктан әһәмиятле инновацияләр", "Яшьләр инновацион проекты", "Цифрлы икътисад", "Милли технологик инициатива проектлары". Проектларны экспертлар карап сайлый һәм конкурс партнерлары тарафыннан стипендияләр белән бүләкләнәләр: «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ, «Связьинвестнефтехим» ААҖ, «Ак Барс» Банк» ААҖ һәм «Химград» ААҖ.

Быел 1944 гариза килгән, шул исәптән 57 проект "Цифрлы икътисад", "Милли технологик инициатива проектлары" номинацияләрендә. 

Татарстан Президенты чыгышында конкурсның ундүртенче тапкыр үткәрелүен ассызыклады. 

"Конкурска кызык һәм гаять көчле проектлар чыгарылуын күрәбез, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Конкурска Татарстаннан гына түгел, ә федерациянең башка субъектларыннан, чит илләрдән дә проектлар килгән, барлыгы ике мең проект". 

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, бүген бу проектлар республика белән генә чикләнми. "Безнең проектларны бөтен дөньяга этәрергә һәм җәлеп итәргә кирәк", - диде ул. 

Рөстәм Миңнеханов "Перспектива" номинациясендә җиңүчеләрне бүләкләде. 

 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.