Татарстан Президенты Казанда мәшһүр татар дин галиме Шиһабетдин Мәрҗанига һәйкәл ачты

20.11.2018

Бүген Казанның Кабан күле яр буенда мәшһүр татар дин эшлеклесе һәм галиме Шиһабетдин Мәрҗанига һәйкәл ачылды. Тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашты. 

Рөстәм Миңнеханов тантанага җыелганнарны Мәүлид ән Нәби – Пәйгамбәребез Мөхәммәд туган көн белән котлады. «Бу көнне без татар халкының бөек улы – дин галиме һәм фәйләсүф Шиһабетдин Мәрҗанига һәйкәл ачабыз. Ул үз хезмәтләре белән татар халкы мәгъфәтенә зур өлеш керткән. Бу проектны гамәлгә ашыруда катнашучыларның барысына да рәхмәтемне җиткерәсем килә», - дип белдерде ТР Президенты. 

Минтимер Шәймиев үз чиратында билгеләп үткәнчә, Шиһабетдин Мәрҗани – хезмәтләре бик озак еллар өйрәнеләчәк бөтен дөньяга мәгълүм эшлекле. «Шиһабетдин Мәрҗани – безнең горурлыгыбыз, халкыбызның байлыгы. Аның турында күбрәк сөйләргә, кешеләрне аның күпкырлы эшчәнлегенең бөтен яклары, тарихка керткән өлеше белән таныштырырга кирәк. Бигрәк тә һәрдаим Казанга килеп торучы туристлар агымы арткан көннәрдә актуаль», - диде ул. 

Скульптура Шиһабетдин Мәрҗаниның тууына 200 елны бәйрәм итү кысаларында куелды. Һәйкәл бөек татар скульпторы Баки Урманче проекты буенча ак мәрмәрдән эшләнгән. Плитәләренә дин галименең «Хакыйкать һәм туры юл бар нәрсәләрдән өстен» дигән сүзләре язылган.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.