Рөстәм Миңнеханов илкүләм проектлар турында: Финасларга бәйләнешле төгәл максатчан күрсәткечләр кирәк

14.11.2018

Илкүләм проектларны һәм төп федераль программаларны үтәү өчен аларны финаслау буенча төбәкләр һәм федераль үзәк ягыннан да төгәл кагыйдәләр кирәк. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров катнашындагы киңәшмәдә хәбәр итте.  

«Финаслашу дәрәҗәсе Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан раслана, әмма ул азаккача расланмаган әле. 2019 елга кадәр дәрәҗәне алсак, 58гә 42%, чагыштырмасында иде, бүген бу сан үзгәрде, бу дәрәҗә 81гә 19% дип билгеләнде», – диде Рөстәм Миңнеханов. Ул искәрткәнчә, баштан ук хакимиятнең федераль органнары илкүләм проектлар һәм федераль программалар кысаларында чыгымнарны финанслауны 95% дип раслаганнар иде, әмма чынлыкта башкача килеп чыкты. «Федераль министрлыклар дәрәҗәсендә 50дән алып 81%ка кадәр дигән фикерләр йөри, төгәл итеп язарга кирәк. Без федераль министрлыклар белән килешүләр төзибез, безнең финанслау күләме 19%, әмма рәсми яңгырамады әле, федераль органнар 95%ка кадәр финанслаша дип сөйләшкән идек», – диде Рөстәм Миңнеханов. Татарстан Республикасы Президенты белдергәнчә, финанслау күләмнәре буенча 81гә 19% саны Татарстанның 2019 ел бюджетында да чагылган. «Бу процентларны ирекле аңлату булмасын иде, төгәл максатчан күрсәткечләр кирәк, алар финанслар белән тәэмин ителергә тиеш. Бу бигрәк тә мәктәпкәчә балалар өчен урыннарга кагыла», диде Рөстәм Миңнеханов. Һәм мисал китерде, балалар бакчаларын төзегәндә федераль хакимият органнары дәүләт программалары кысаларында яслеләр өлешендә генә акча бүлеп бирәләр. Нәтиҗәдә төзелешне финанслашу федераль бюджеттан 65%тан да артмый.

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында « 2024 елга кадәр чорга илкүләм максатлар һәм Россияне үстерү турында» Россия Президенты Указының төп нигезләмәләрен гамәлгә ашыру буенча киңәшмә узды.


"Татар-информ" МА