Рөстәм Миңнеханов бүген Россия Федераль монополияләргә каршы хезмәте җитәкчесенең урынбасары Андрей Цариковский белән очрашты

13.11.2018

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Россия Федераль монополияләргә каршы хезмәте җитәкчесенең урынбасары Андрей Цариковский белән очрашты. 

Яклар монополияләргә каршы эшчәнлек кысаларында хезмәттәшлек мәсьәләләре турында сөйләште. Шулай ук быел сентябрь аенда имзаланган Татарстан белән Россия Федераль монополияләргә каршы хезмәте арасындагы килешүне гамәлгә ашыру турында да сүз барды. 

Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды, анда Федераль монополияләргә каршы хезмәтенең  Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе итеп билгеләнгән Айрат Шәфигуллин, ТР Премьер-министры вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Нигъмәтуллин һәм Тарифлар буенча ТР дәүләт комитеты рәисе Александр Груничев катнаштылар. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте.