Чаллыда Игорь Комаровка виртуаль медлаборатория проектын тәкъдим иттеләр

13.11.2018

Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чаллыда ИТ-паркта булдылар, анда резидентлар проектлары белән таныштылар.

Проектлар арасында: сәүдә челтәрләрен мониторинглау, товарлар һәм медицина хезмәт күрсәтүләрен алга сөрү өчен сервислар. Аерым алганда,  «НексМед» компаниясе "болытлы" технологияләр кулланып булдырылган виртуаль медицина лабораториясе проектын тәкъдим итте. Компания вәкиле Артем Вәлиев билгеләп үткәнчә, ИТ-парк резидентлары шулай ук табибның, пациентның һәм лабораториянең үзара мөнәсәбәтләрен гадиләштерә торган мобиль кушымта да уйлап чыгарганнар. "Сезгә лабораторияләр ясарга да, акча эшләргә", - дип үз фикерен әйтте Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Президенты һәм Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле шулай ук Чаллының ИТ-парк бинасында ачылган балалар өчен "Кванториум" технопаркында да булдылар. Аларга уку сыйныфларын һәм 3D-модельләштерү өчен лабораторияләрне, кеше миенең биосигналларын укый торган җайланмаларны күрсәттеләр. Татарстан Республикасы Президенты электроприводлы автомобильләрнең кечерәйтелгән күчермәләренә аерым игътибар бирде. "Бу киләчәк, Рөстәм Нургалиевич, электр автопромга килде инде", - диде "КАМАЗ" генераль директоры Сергей Когогин.


ТР Президенты Матбугат хезмәте. "Татар-Информ" МА материаллары кулланылды.