Минтимер Шәймиевкә Чыңгыз Айтматовның тууына 90 ел тулуга багышланган истәлек медален тапшырдылар

08.11.2018

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев күренекле дипломат, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе, язучы Чыңгыз Айтматовның улы, “Чыңгыз Айтматов исемендәге Ыссык-Күл форумы” президенты Аскар Айтматов һәм форумның вице-президенты, тележурналист Ассоль Молдокматова белән очрашты.

Кыргызстаннан килгән кунаклар Казанга Екатеринбургтан килделәр, анда алар “Айтматов укулары”нда катнашканнар. Кичә кунаклар Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында Чыңгыз Айтматовның “И дольше века длится день” исемле әсәре буенча куелган “Мәңгелек буран” спектаклен карадылар.

Бүген очрашу барышында Аскар Айтматов һәм Ассоль Молдокматова Минтимер Шәймиевкә Чыңгыз Айтматовның тууына 90 ел тулуга багышланган истәлек медален тапшырдылар.

Аскар Айтматов билгеләгәнчә, Минтимер Шәймиевнең Татарстанның тарихи-мәдәни мирасын яңадан торгызу буенча эшчәнлеге аларга яхшы таныш.

“Сез Чыңгыз Айтматовның якын дусты идегез, аның турындагы истәлекләрне хөрмәт итәсез һәм хәтерегездә саклыйсыз. Минемчә, кеше нәрсәне истә тотуы белән кеше булып кала. Әтием һәрвакыт Сезнең турында зур җылылык, ярату һәм хөрмәт белән сөйли иде, Сезнең белән дус булуына горурлана иде. Чыңгыз Айтматов - ике тугандаш халык - кыргыз һәм татар халкының улы”, - диде Аскар Айтматов.

“Чыңгыз Айтматов - барлык төрки халкының бөек улы”, - дип билгеләде Минтимер Шәймиев һәм Аскар Айтматовка һәм форум вәкилләренә мирасны саклау һәм бөек язучы Чыңгыз Айтматовның исемен мәңгеләштерү буенча зур эшләре өчен рәхмәт белдерде. “Ул Сезнең белән горурланыр иде”, - диде ул язучының улына мөрәҗәгать итеп.

Аскар Айтматов Минтимер Шәймиевкә Чыңгыз Айтматовның кереш сүзе белән кыргыз эпосы “Манас”тан афоризмнар китабын бүләк итте.

 


ТР Президенты матбугат хезмәте