Рөстәм Миңнеханов Томскка эш сәфәренә килде

08.11.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Томскка эш сәфәренә килде. «Богашёво» аэропортында ТР Президентын Томск өлкәсе губернаторы Сергей Жвачкин каршы алды. 

Эш сәфәре кысаларында Рөстәм Миңнеханов Томск өлкәсе губернаторы белән очрашырга һәм сәүдә-икътисадый һәм гуманитар мөнәсәбәтләрне киңәйтү чаралары турында фикер алышырга ниятли. Очрашуда хезмәттәшлек турында берничә документ имзалау да планлаштырыла. 

Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов «Микран» (радиоэлектроника) фәнни-җитештерү фирмасы эшчәнлеге белән танышырга һәм «Сибур-Томскнефтехим» (химия технологияләре) фәнни-тикшеренү оешмасында булырга җыена.   

Шулай ук Татарстан Республикасы Президенты эш сәфәре кысаларында  Томск өлкәсе татар җәмәгатьчелеге белән очрашырга һәм җирле Татар мәдәнияте үзәгенең 25 еллыгына багышланган концертта булырга җыена. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.