Татарстан Республикасы Хөкүмәте белән Россия Федерациясе Спорт министрлыгы арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды

07.11.2018

Бүген Казанда «Спорт индустриясенә инвестицияләр» дәүләт-хосусый партнерлык буенча II тармак форумы барышында Татарстан Республикасы Хөкүмәте белән Россия Федерациясе Спорт министрлыгы арасында физик культура һәм спортны үстерү өлкәсендә хезмәттәшлек турында килешү имзаланды.

Документка имзаларын Россия спорт министры Павел Колобков һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов куйдылар. 

"Килешү кысаларында берничә дөнья дәрәҗәсендә ярыш үткәрү карала, алар арасында - кыска суда йөзү буенча дөнья чемпионаты. Башка чараларны әлегә әйтмим, алар бик амбицияле", - диде Павел Колобков. 

"Планнар зур, Татарстан безнең өчен - мөһим партнер, спортка мөнәсәбәт һәм спорт принципларын алга этәрүдә үрнәк. Спорт белән шөгыльләнүче кешеләр саны буенча Татарстан лидерлар арасында - халыкның 40 % тирәсе. Биредә спортка бәйле бик күп программалар гамәлгә ашырыла", - диде РФ спорт министры. 

Шулай ук бүген Павел Колобковның Рөстәм Миңнеханов белән эшлекле очрашуы узды, анда төбәкнең РФ спорт министрлыгы белән алга таба хезмәттәшлек мәсьәләләре турында сүз барды. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.