Рөстәм Миңнеханов балет артисты Рудольф Нуриевка һәйкәл ачылуда катнашты

07.11.2018

Бүген Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры бинасы янындагы скверда мәшһүр биюче Рудольф Нуриевка һәйкәл ачылды.

Бу сын Нуриевның “иреккә очышын”, ягъни СССРдан чит илгә китүен гәүдәләндерә. Әлеге скульптура – Россиядә Рудольф Нуриевка беренче һәйкәл.

“Зур тантана буген. Бездә Нуриев фестивале бар иде, хәзер һәйкәле барлыкка килде. Ул монда тумаса да, әнисе шушы яклардан, шуңа без аны үзебезнеке дип саныйбыз”, - диде Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов. Ул һәйкәлнең авторы Зураб Церетелига һәм шәһәр хакимиятенә рәхмәтен җиткерде.

ТР Президенты фикеренчә, опера театры һәм аның белән бәйле барлык уй-фикерләр әлеге скульптурада чагылыш таба. “Бу республика башкаласы өчен генә түгел, ә халыкара масштабта әһәмиятле вакыйга. Мондый кешеләр йөз елга бер генә туадыр”, - диде.

Биш метрлы һәйкәлнең авторы – күренекле скульптор Зураб Церетели. “Бу эшне сөенеп башкардым. Сәнгать теле белән тарихны күтәрергә кирәк”, - диде ул.

 


"Татар-информ" МА